Бу уй торган саен күңелен ныграк биләде Иргалинең. Ә ник? дип уйлады ул кабат. Ишетмеш буенча белә ул: Клочкиннар черегән байлар ук булмасалар да, киң дәүләтле, бик хәлле тормышта яшиләр. Булмас димә, кулында шифаханә тикле шифаханә тоткан, бөтен губернага атаклы доктор, ди бит.
Кыска гына вакыт эчендә башыннан әллә күпме уй үтеп өлгерде Иргалинең. Шул ук кичне ул күңелендә туган исәп-ниятен хатынына да чиште. Чишүен чиште дә, әмма тегесе иренең бу адымын хупларга бер дә атлыгып тормавын белдерде. Вакыйганың бик күптән булганлыгын, шуның өстенә әле патша армиясе «әфисәр» енә бәйле икәнен ишеткәч, тел яшереп тормады, бу эшне бер дә мәгъкуль күрмәвен ачыктан-ачык әйтте дә салды:
– Белмим шул, әтисе, тыныч башыңа хафа-бәла генә өстәп йөрүең булмасмы икән?
Иргали дәшмәде. Хатынының сүзендә дә хаклык юк түгел иде. Чыннан да, бик күп еллар үтте шул инде. Тарановны очратуына да ике елдан артык. Кем белә, өермәле-давыллы еллар Клочкиннарның да тормышын пыран-заран китереп ташлагандыр. Ярларына карап, елга тиклем елга агымын үзгәрткән кебек, алар да тормышларын заманага яраклаштырып корганнардыр. Ихтимал, шифаханәләре дә күптән инде түтүттер… Кем белә, элек-электән сәламәтлеккә туймаган Илья Олегович бәлки инде исән дә түгелдер…
Иренең күңеленә яңа хисләр, моңарчы сизелмәгән гамь керүен, үз-үзенә урын таба алмыйча изалануын, эчтән сызуын, йокысыз төннәр үткәрүен күреп, хатыны Гөлниса да үрсәләнде, аның җанын да тынгысызлык биләде.
– Артык аһ орма, сиңа әйтәм, Ходай кушса, бар да рәтләнер, җайга салыныр. Исән-сау булуыбызга шөкрана кылып яшәргә кирәк. Бер без генә шушындый хәлдә түгел бит, ил белән…
Юк, туасы көн өчен шикләнеп, ут йотып яшәгән Иргалине хатынының сүзләре генә тынычландыра алырлык түгел, аның уйлары мең төрле өмет төененә әверелергә өлгергән иде…
– Исемнәрен анык беләсеңме соң, ичмаса?.. Онытмадыңмы? Бик күп еллар үткән ләбаса!.. – дип сорады Гөлниса.
Күзләрен караңгылыкка төбәп яткан ир, үзалдына сөйләнгән сыман гына итеп:
– Хикмәт исемнәрен белүдәмени! Ул вакытта алар безнең өчен «Ваше благородие» иделәр, – дип җаваплады.
Иргали, без күрәсен кеше күрмәс дип, олы юлга җыена башлады. Ул көннәрдә күңеленең әрнүле дә, татлы да ярсуын тоеп яшәде. Башкача булуы да мөмкин түгел иде. Нинди генә йөрәкле, гайрәтле булма, нәрсәгәдер өметләнгәндәй йөз суы түгеп, ничекләр итеп кеше бусагасын атлап кермәк кирәк? Һай-ла, авыр булачак! Ни йөз белән, мин сезнең