Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Махмут Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03455-5, 978-5-298-03457-9
Скачать книгу
Күз тирәләрен чуарлаган җилпәзә- җыерчыкларына кадәр килешеп тора үзенә. Сөйләгәндә фикер агымын әкрен, аңлы, салмак кына алып бара. Йомшак, мөлаем тавышын тыңлавына кадәр рәхәт. Һәрбер әйткән сүзе, ничектер, үзеннән-үзе күңелгә кереп, хәтергә сеңеп бара сыман. Олег Авдеевич татар халкы турында да үз фикерен әйтте. Гадел, кыю, ифрат та эшчән, дип атады ул татар халкын. Юк, кунагының татар булганы, каршысында утырган солдатның күңелен күрү өчен генә әйтмәде ул сүзләрне. Алай итәргә Иргалинең ни хаҗәте бар аңа! Гомерен борын-борынгыдан татар халкы яшәгән төбәк белән бәйләгән булуына һич тә үкенмәгән кебегрәк итеп әйтте ул әлеге сүзләрне.

      Сүз кинәт кискен борылыш ясады. Сәбәпчесе – яшь Клочкин. Чак кына башына китте, ахрысы. Ул Иргалинең язмышын шушында, табын янында ук бер селтәнүдә хәл итәргә җыенгандай, барысының да игътибарын җәлеп итеп, болай диде:

      – Әтием!.. Ксана, син дә тыңла. Әйтергә теләгәнем шул: әгәр дә бу кеше исән калып очрашырга язса, алдында тезләнер идем, ярлы булса, кулымнан килгән кадәр ярдәм күрсәтер идем, авыру булса, дәвалатыр идем дигән әманәтем-антым бар… Күреп торасыз, ул минем тезләнүемә мохтаҗ түгел. Ә ярдәмем кирәк булачак…

      Барысы да тынып калдылар. Илья Олеговичны шулкадәр үк турыдан ярыр дип уйламаган Иргали, уңайсызлануын яшерә алмыйча, башын ияргә мәҗбүр булды. Баягынак кына әнисенең ачтан үлгәнлеге, хәзер дә кеше өстендә торганлыгы турында әйтеп зарланганына чынлап торып үкенеп куйды. Ул арада кече Клочкин тәкъдим сыман нәрсә дә кертте.

      – Минемчә, эшне нинди дә булса табышлырак берәр эшкә урнаштырудан башларга кирәктер…

      Яклап та, каршы да сүз әйтүче булмагач, тәкъдименең кабул ителүе дип уйлады булса кирәк. Илья Олегович шундук кызыл мал белән сату итүче зур мөлкәтле бер атаклы купецның исемен телгә алды. Ул сәүдәгәрнең шушы көннәрдә генә Рига кадәр җирдән өчме-дүртме вагон товар алып кайтуы турында әйтте. НЭПның чәчәк аткан чагы, нигә дип шул форсаттан файдаланып калмаска, янәсе. Бәлки, шул нэпман белән сөйләшеп карарга кирәктер? Җитмәсә тагын, ул кеше доктор Олег Авдеевичның якын танышы да икән. Иргали аның өчен шактый кулай кеше булыр иде, телне белә, әллә ни зур булмаса да, бераз грамотасы да бар…

      Өлкән Клочкин йөзендәге бер генә мускул да селкенмәде. Менә ул, салмак хәрәкәтләнеп, якасына кыстырып куелган салфеткасын алып, иреннәрен сөртештерде дә яртылаш бушаган тәлинкәсе янына куйды. Бары тик шуннан соң гына сүзгә кушылды.

      – Белмим, – диде ул, шушы беренче сүз белән үк Илья Олеговичның тәкъдименә кушылмавын аңлатырга теләгән сыман итеп. – Мин үзем җиргә береккән, тумыштан күкрәгендә крестьян йөрәге типкән кешене туган туфрагыннан аеру ягында түгел. Җир-анага береккән шул тамырларны өздеңме, андый кешенең өермә үләне дүңгәләккә әверелүен көт тә тор. Андыйлар белән әнә кала тулы. Служивыйның гаиләсе, әйтүенә караганда, ике баласы да бар икән. Шунлыктан чегән кебек кубып-күченеп йөрү – этнең мәче кууы кебек кенә булачак. – Олег Авдеевич, аппетиты югалган кеше сыман, алдындагы тәлинкәсен өстәл уртасынарак