Моңарчы Бәһрам җизнәсенең җәберсенү билгеләре, рәнҗү чаткылары гына ярылып яткан йөзе күзгә күренеп үзгәрде, яңак итен чәйнәгәндәй, бит мускулларын, мыекларын селкеткәләп куйды. Яман иде кыяфәте. Менә ул сирәк шадра бизәгән йөзен Иргалигә таба борды һәм кысылган тешләре арасыннан шундыйрак сүзләр сыгып чыгарды:
– Син миңа шул турыда әйтергә дип килгән идеңме? Монда килгәнче, иң әүвәл әнә зиратка кереп зиярәт кылып чыгасың калган. Шунда күрер идең хикмәтне… Яңа өлеше аркылыга-буйга чакрымга җитә язды… Ике мәхәлләле авыл өчен күп, ай күп бу… Анда минем хатыным, ягъни Гөлҗамал апаң да ята… Анда тагы икмәк ди-ди шул юлда башын салган ленинчы-большевик Хаҗиның әнисе дә ята… Ишет! Сүзе туры, уе дөрес, нияте изге кеше генә үз фикерен шулай күзгә карап әйтә алыр…
Иргали, бу сүзләрне бүтән тыңлый алмаячагын сизенепме, җизнәсен бүләргә мәҗбүр булды.
– Ярар, җизни, бигайбә. Ни уйлаганымны кайчандыр бер әйтергә тиеш идем бит инде мин дә, – дип, эскәмия өстендә яткан бүреген йолкып алып башына чәпәде. – Һәрхәлдә, мин хатыным белән газиз нарасыемның тамагын туйдыру, өс-башын бөтенәйтү әмәлен табармын…
Ул бәрелә-томырыла урамга чыкканда, тирә-юньне ак кәфенгә төрергә теләгән сыман итеп, боҗра-боҗра кар ява башлаган иде инде.
Иргали урамга чыккач та, барыр юлын оныткан кеше сыман, чигәләрен угалап, бермәлгә туктап уйланып торды. Зиһене чуалып, башы каткан иде аның. Нәрсә бу?.. Ни өчен әле Бәһрам җизнәсе аның белән шулай сөйләште? Күрче, зинһар, һәр сүзе хөкем карарыдай рәхимсез бит. Ни өчен шулай?.. Бәлки, кайтып җитеп, туган туфрагына аяк басмас борын Гыйззәт хәзрәт белән якын мөнәсәбәткә кергән өчендер? Ике сүзнең берендә «контр» дип телгә алалар бит үзен. Хәзрәттә кунакта булуы, кунып калуы, шуның өстенә әле җигүле ат алып торуы аларга ишетелмәгән дисеңмени? Хәзрәт үзенең кылган изгелеге турында авыл буйлап мактанып та йөргәндер әле. Бәлки, кайтып җитмәс борын авыл активисты Халәп белән телгә килүен килештереп бетермәгәндер? Яхшымы-яманмы, Халәп бит коммунист кеше. Хәер, уйламаганда-көтмәгәндә, дөрт итеп кызып-кабынып, Халәп белән эләгешеп китүен Иргали үзе дә өнәп бетермәгән иде. Бу хәл аның күңелендә кара кан төередәй урнашып утырып калды.
Ничек кенә булмасын, Бәһрам җизнәсе яныннан чыккан минутларда, Иргали үзен читкә тибәрелгән кеше сыман хис итте. Ә бит кеше – үзен тормышта чит итеп тоймаганда гына кеше.
Көннәр уза торды. Кеше бусагасына килеп егылудан да яман нәрсә юклыгын шунда төшенде Иргали. «Болай күз көеге булып яшәгәнче, канлы яу кырында ятып калган булсам соң» дигән чаклары да булгалады аның. Аптыраган үрдәк арты белән чумган дигәндәй, шулай лаф орып, тәмам йончыгач, берәр эш тәкъдим итүче булмасмы дип, пристань тирәләрен дә әйләнеп кайткалады. Бәһрам җизнәсе янында: «Тамакларын туйдыру әмәлен табармын», – дип бик батыраеп күкрәк каккан