Мулла белән Әсма остабикә үзләрен ашка дәшә килүчеләргә:
– Карыйны чакырмагыз!
– Карый хатыны булса, мин бармыйм! – дип әйтеп тә карадылар.
Тик файдасы булмады. Авыл халкы Әкрәм карый белән Җиһанны, балаларының остазлары санап, үзләренә ашка чакырырга онытмыйча, йоладагы барлык сәдакаларны бирә торалар иде.
Котырынган Әсма да, ул котырткан Патый да аларга бернинди зарар кыла алмады. Әкрәм карыйларның әкренләп хәлләре яхшырып китте.
Әкрәм карый балаларга сабак укытырга керешкәндә, Миңлебай Сафасы, үсмер малай булып, кыш буе мәктәпкә йөрде, кайбер догаларны өйрәнде.
Саҗидә Җиһаннан берничә ел сабак укыды. Ул намаз-ниязларны һәм төрле догаларны гына белеп калмады, укырга-язарга да өйрәнде.
VII. Әнә тегесен алам…
Печән өсте җитеп килә иде. Йортларда чалгы кайрый, чалгы сапларын җайлый башладылар, сынган тешләрен алмаштырып, тырмаларны төзәттеләр.
Беркөнне төш вакытында Әкрәм карыйларга Саҗидә килеп керде.
– Исән-сау гына торасызмы, абыстай? – диде ул.
Җиһан керүчене искәрмичә сискәнеп китте, таныгач, елмаеп:
– Уф, котымны алдың, Саҗидә! Уз, уз, әйдә! – диде.
Күрешкәч, сәке читенә утырышып, дога кылып алдылар.
– Абыстай, безне догаңнан калдырма инде, шушы арада басуга чыгарга җыенабыз, – дип, Саҗидә Җиһанга берничә йомгак җеп сузды да яңадан дога кылып битен сыпырды.
Җиһан самавыр куярга кереште.
– Зинһар, мәшәкатьләнмәгез, абыстай! – диде Саҗидә.
– Юкны сөйләмә әле. Әллә нидә бер киләсең. Чәй эчермичә җибәрәмме соң, – диде Җиһан.
Самавыр кайнаган арада, алар бөтен авыл яңалыкларын сөйләштеләр, Саҗидәнең балачакларын искә төшерделәр. Шул еллардан бирле кыз үзенең мөгаллимә абыстаен ярата һәм хәзер дә, киңәш-табыш итәсе булса, аның янына килә иде.
Сафа белән очрашканнан соң, ул, үзенең шатлыгын, шик-шөбһәләрен уртаклашырга дип, гадәтенчә Җиһан янына килде.
Алар табын җәеп утырышырга да өлгермәделәр, өске каттан шакыган тавыш ишетелде – Әкрәм карый хатынын чакыра иде.
– Карый мәчеткә бара, ахры. Син утырып тор, озатып килим инде, – дип, Җиһан торып китте.
Саҗидә үзе генә калды. Күптән булган бер хәл исенә төште.
…Ул чакта тышта төн буе җил улады, күз ачкысыз салкын буран булды. Иртәнге якта гына җил тынып, күк йөзе аязып китте. Саҗидә йокыдан торып, юынгач, букчасы белән китапларын күкрәгенә кысып тотты да, култыгына чи усак агачы кыстырып, Әкрәм карыйлар йортына сабагына йөгерде.
Өйләрдә мичкә яккан чак иде. Пыяла урынына карындык тарттырылган кечкенә генә тәрәзәләргә эчке яктан кызгылт ут шәүләләре төшә – мичтә дөрләп-дөрләп салам кабына. Өйләрнең күбесен түбәләре тиңентен көрт басып киткән. Аяк астында шыгырт-шыгырт кар шыгырдый.
Менә хәзер Саҗидә утырган шушы өй – ул чагындагы сыйныф бүлмәсе – кызлар белән тулы иде. Өйләреннән алып килгән утын белән мичне ягып җибәрделәр. Аслыкка кунган чыра уты, тонык кына нур сибеп,