– Ник язмасын, язар… Аның әзер хаты да бар, бик матур, бизәкләр төшергән. Тик бәясе бик кыйбат…
– Күпме сорый соң?
– Унбиш күкәй!
Сафа, кесәсеннән янчыгын чыгарып, ун тиен көмеш алды да малайга сузды.
– Күкәй бирә алмыйм, менә шушы акчаны алсын. Ә бусы үзеңә, – дип, малайның кулына бакыр акча да тоттырды.
Малай, акчаны учлап, җиңе белән борынын сөртеп алды да:
– Ә хатны кемгә бирим соң? – дип сорады.
– Йосыф кызы Саҗидәгә.
Малай каушап ук китте:
– Саҗидә егетләр биргән хатны алмый, ачулана, бүләкләрен дә кире кайтара…
– Ачуланмас… Минекен алыр…
– Ай-һай! Алырмы икән? Ярый, алайса! – дип, малай икеләнә-икеләнә генә риза булды. Шуннан соң йөгереп китеп барды.
Сафа, атын җитәкләп, өйләренә таба китте.
Сакау Галим кызларга яза торган хатларын «Күктәге йолдызым, судагы кондызым, алтын бармагым, көмеш тырнагым» дип, гел бертөрле итеп яза. Хатта җыр никадәр күбрәк һәм бизәкләре чуаррак булса, бәһасе дә шулкадәр кыйммәтрәк була.
Сафа укый-яза белми. Ул кызлар хатының ниндирәк эчтәлекле булуын белә, шуңа күрә берәрсенә биреп укытуны кирәк санамый. Ул хат җибәрүчеләрнең үзләрен генә күз алдына китереп уйлый иде.
Йосыф кызы Кәримә аның күптәнге танышы иде инде. Сафаның аны күп тапкырлар кочып сөйгәне бар, кызның чәч исен дә хәтерли әле. Элегрәк Кәримә авылда матур кызлардан санала иде, хәзер инде ул сулып, ямьсезләнеп калган. Шуңа күрә егетнең элекке мөнәсәбәтләрне яңартырга бер дә исәбе юк иде.
Сәлимә әле биш ел элек кенә үсмер бер кыз иде. Хәзер инде ул саргылт чәчле, сипкелле, бүкән шикелле юан бер кызга әйләнгәндер. Юк, Сафага бер дә ошамый ул кыз.
Сафа солдатка киткәндә, Мәфтухага булса унөч-ундүрт яшь булгандыр. Чибәр кыз булыр төсле иде. Әгәр егет беркөн Саҗидәне очратмаса, аның елтырап торган шомырт-кара күзләрен күрмәсә, ул, шәт, Мәфтуханың хатына каршы хат белән җавап та биргән булыр иде. Ә менә хәзер күңелендә аның бер Саҗидә генә иде.
Уракка чыгар алдыннан, кыр эшләре башланганчы, авылда кыз сорап яучы җибәрү гадәте юк, чөнки ул вакытта кыз сораучыларга җавап бер генә: «Кыш буе асрап чык та, эш өстендә кешегә биреп җибәримме? Алла боерса, көз көне уйлашырбыз…» – дигән җавап кына була иде.
Патый да, Вафа да, Сафа да «Ашаганда – икәү яхшы, эшләгәндә – өчәү яхшы» дигән мәкальнең әнә шул вакытка карата әйтелгәнен бик яхшы беләләр иде; шуңа күрә Миңлебайлар йортында берәү дә Сафаны өйләндерү турында сүз кузгатмады. Һәркайсының үз планы, үзенең күз алдында тоткан кызы бар иде. Тик вакыты җиткәнче, берсе дә үз планын чыгарып салмады.
V. Шайтан сандугачы
Менә җыен атнасы да килеп җитте. Хатын-кыз өйләрне җыештыра, стена, идән, сәкеләрне юа, мичләрне агарта, мунчаларны җыештыра башлады. Аннары кешлеккә киемнәр әзерләргә керештеләр. Берәүләр яңа алъяпкыч тектеләр, яңа яулык сатып алдылар, ак оек, киелмәгән өр-яңа чабата булдырдылар, остабикәгә эш эшләп алган пыяла муенса һәм таш мәрҗәннәрдән