Озакламый аның оста тегүе турында бөтен авылда сөйли башладылар. Шулай итеп, аның «тегүче Җиһан» дигән аты таралды.
Авылның киенергә, бизәнергә яратучы хатын-кызлары күлмәкне аңа биреп тектерә торган булдылар. Ул өс киемнәре дә тегә башлады. Хәтта көннәрдән бер көнне мәзин хатыны килеп, Җиһанга бер кочак эш калдырып китте. Аның артыннан байлар да китерә башладылар.
Әкрәм карый, бу хәлгә чыраен сытып:
– Мужиклар шакшысында казынып ят инде менә, – дип кенә мыгырданды.
Иренең андый сүзенә Җиһанның исе китмәде. Ул, ару-талуны белмичә, эш белән утырып, чыннан да, «энә белән кое казый» иде. Шулай итеп, Җиһан, кышка кергәндә, берничә пот он җыйды, утын сатып алды, хәтта, кием юнәтергә дип, беркадәр акча да салып куйды. Кечкенә генә хатын үзенең үгез кебек таза һәм симез ата мәче кебек ялкау ирен туендыра башлады.
Берничә елдан соң инде Җиһан өч бала анасы булды, һаман да армый-талмый эшли бирде, Әкрәм исә:
– Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте чиксез, җан биргәнгә җүнен дә бирер! – дип кабатлавын гына белде.
Сабирҗан мәзин, мулланың хәйләкәр, өлгер Әсмасы җыйган байлыкны исенә төшерсә, ачудан нишләргә белми башлый. Ул Шәмси мулла белән аның хатынын ничек тә акылга утыртырга, үзенең дә көчен күрсәтергә хыяллана иде. Байтак вакытлар уйлап йөргәннән соң, үч алу әмәлен тапты. Бу эштә Әкрәм карый корал булырга тиеш иде.
Сабирҗан белән Әкрәм балачакларыннан ук дуслар, һәм хәзер дә аларның аралары әйбәт иде. Әкрәм карыйны мәзин үзенә тиң итеп санамаса да, аның белән дус булуын ташламый. Алар хәтта атна саен бер-беренең чәчләрен дә китәрешәләр.
Беркөнне шулай, бер-берсенең чәчен алганнан соң, чәй эчкәндә, мәзин үзенең әлеге планын тормышка ашырырга кереште.
– Карый! – диде ул. – Кайчанга хәтле син хатының эшләгәнне генә ашап ятарсың? Безнең мулла байлык җыю белән мәшгуль, ә балалар көнозын бер эшсез урамда йөриләр, бернинди дога белмиләр… Менә син шуларга сабак укытыр, китап сүзе өйрәтер идең. Хатының кыз балаларны укытыр иде.
Хатыны җилкәсендә яшәүне хурлыкка санамаган Әкрәм карый өчен бу сүз һич көтелмәгән бернәрсә булды. Байтак вакыт җавапсыз торганнан соң гына ул:
– Абый рөхсәт итмәс бит… мәктәбе дә юк, – дип куйды.
– Мәктәпне үзем салдырам… Ә абыең ничек рөхсәт итмәсен икән?
Мәзин, карыйның икеләнүен күреп, фикерен куәтли төште:
– Балаларга дин сабагы укыту – мулла эше ул. Бу эш белән мулла йә үзе шөгыльләнергә, йә берәр кешегә тапшырырга тиеш. Безнең мулла өендә муенса тезеп утыра, ә балалар әлифне таяк дип тә белмиләр. Шул эшме инде, йә?..
Мәзин бик озак үгетләгәннән соң гына, Әкрәм карый ахырда риза булды. Иртәгесе көнне үк мәзин балаларны укытырга ниятләве һәм моның өчен мәктәп салдырырга җыенуы турында дусларына сөйләде.
Шуннан соң атна да узмады,