– Ходай Тәгалә коткарды менә, абый… – диде Сафа.
Чын күңелдән кул бирешеп күрештеләр.
– Йә ничек, патша хәзрәтләре тәхетен эчке вә тышкы дошманнардан сакларга ант иттеңме? – диде Таҗи.
– Итмичә нишлисең?!
– Эчке дошманнарның кемнәр икәнен беләсеңме син?
– Кемнәр соң?
– Син дә мин, Мөхәммәтәмин, – диде Таҗи, көлеп.
IV. Ирдәүкә
Көтү күптән кайткан инде. Тавыклар да куначаларында йоклыйлар. Картлар да йокларга яткан. Бары тик яшь киленнәр генә йокламаган – он илиләр, ипи изәләр.
Күктә ай калка.
Авыл уртасына салынган бер йорт янындагы лапас эченнән җырлый-җырлый тукмак суккан тавышлар ишетелә: кызлар киндер тукмаклыйлар. Кечкенә-кечкенә дүрт каен тукмак лапас аратасына сүс бау белән асып куйган киндерне йомшарта. Салмак кына дөпелдәгән тукмак тавышлары картларны йокыга талдыра, яшьләр йөрәгендә тынгысыз дәрт кузгата.
Менә гармун тавышы сыздырып яңгырады. Елга буендагы көндез кызлар су ташый торган сукмактан ашыкмый гына егетләр менгәне күренде. Менә алар урамга да чыктылар. Гармунчы уртада. Ул, башын бер якка кырын салып, тырышып-тырышып гармун тарта. Ике егет җыр башлады:
Урамнардан узган чакта,
Капкаң булсын кагарга.
Әгәр картлар чыгармаса,
Чык тәрәзә ябарга.
Җырга кушылып, чыелдатып сызгырып та җибәрәләр. Төркем үсә бара. Яңадан-яңа егетләр, яшүсмерләр килеп кушыла. Тавыш көчәя.
Мәчет белән мулла йорты турысына җиткәч, егетләр тынып калдылар. Тавышлар беразга басылып торды һәм, ул турыдан узгач, яңадан көчәеп яңгырый башлады.
Егетләр төркеме тар тыкрыкка борылды да, арткы стенасы урам ягына караган салам түбәле лапас турысына җитеп, туктап калды. Лапаста, стенаның теге ягында, кызлар эшли, егетләр аларның киндер тукмаклавын, җырлавын ишетеп килгәннәр.
Егетләрне чакырган кебек, тукмаклар ешрак дөпелди, кызларның нәфис куллары тырышыбрак эшли башладылар. Гармун һәм җыр тавышлары катырак яңгырады.
Тәрәзәңне ачып куеп,
Кемгә күлмәк кисәсең?
Кашың кара, буең зифа,
Кем бәхетенә үсәсең?
Пыяла муенса бөртекләре чылтырашкан сыман тавыш белән җавап җыры ишетелде:
Ишегеңнең келәсен
Элә белми эләсең.
Картлар ятмый, ястү җитми,
Бигрәк иртә киләсең!
Каршы җавап кайтарганга егетләр сөенештеләр. Җыр, гармун тавышы туктады. Егетләрнең кайберләре тәмәке төрергә кереште, кайберләре такта ярыгы аша кызларга сүз куша башладылар:
– Исәннәрмесез, кызлар!
– Кискән-кискән, киссәләр дә исән!
Егетләр көлешеп алдылар.
– Телегезгә бик салынмагыз!.. Йосыф абзый йокламаган әле!.. – дип кычкырдылар тегеннән.
– Нишли ул?
– Тире иләп күн эшли.
– Бәлки, иләк белән су ташый торгандыр?
Егетләрнең