Хикәят, кыйсса, дастан еш кына бер-берсенә синоним рәвешендә дә куллана. Моның, әлбәттә, билгеле бер объектив нигезе дә бар. Аларның өчесе дә эпик яисә лиро-эпик характерда. Чагыштырмача күләмле бу жанрлар Шәрык, шул исәптән төрки-татар сүз сәнгатендә электән үк киң таралган. Күпчелегенең нигезен фольклор, мифология тәшкил итә. Бу төр әсәрләр чәчмә дә, тезмә дә, катнаш та булырга мөмкин. Кайвакыт алар берьюлы ике жанр исеме белән дә йөртелә (мәсәлән: «Кыйссаи Йосыф» дастаны, «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» дастаны). Кыскасы, бу төр охшашлык-уртаклыкларны күпләп китерергә мөмкин. Әлеге өч жанрның үзләренә генә хас сыйфатларын билгеләү дә кыен. Шулай да бу төр әсәрләрдә өстенлек итә һәм ешрак кабатлана торган бер-ике билгене атап үтик. Күп кенә дастаннарда жанр эстетикасы яссылыгында тарихи вакыйга-хәлләр, гореф-гадәтләр гәүдәләнеш таба («Идегәй», «Чура батыр» һ. б.) Хикәятләрдә дә реаль тормыш белән бәйләнеш үзен нык сиздерә. Бу жанрдагы әсәр авторларының шактые билгесез. Кыйссаларда мифология, легенда, риваять белән бәйләнеш, маҗаралылык, уйдырмалылык көчлерәк. Бу жанрдагы әсәрләрдә, кагыйдә буларак, хронотопик шартлылык, әдәби вакытның йомыклыгы күзәтелә, романтик фикерләү, эмоциональлек өстенлек итә. Каһарманнарның бирелешендә дә гайре табигыйлек көчле. Дастаннардан аермалы буларак, хикәят-кыйссаларда еш кына төп сюжетка, темага теге яки бу дәрәҗәдә бәйләнештә башка сюжетлар да гәүдәләнеш таба. Соңгы дәвер әдәбият фәнендә андый күренешләргә карата «тартмалы композиция» («ящичная композиция»), «кысалы (каймалы) кыйсса» («обрамлённая повесть») дигән махсус атамалар да уйлап тапканнар. «Тартмалы композиция» – чагыштырмача мөстәкыйль сюжет берәмлекләрен (хикәят-кыйссаларны…) үз эченә алган күләмле әдәби форма. Ул үзенең төзелеш-структурасы белән мәҗмуга-хрестоматияләрне дә хәтерләтә. Әмма тартмалы композицион әсәрләр, гадәттә, аерым бер авторга (яисә «җәмгъ кылучы»га) карый. Билгеле бер идея-тематика, жанр уртаклыгы, авторның иҗат принциплары бу төр ядкярләрнең гомуми берлеген тәэмин итә.
Тукайгача чор төрки-татар әдәбиятында тартмалы композицион характердагы әсәрләр шактый: «Кыйссасел-әнбия» (Рабгузый), «Нәһҗел-фәрадис» (Мәхмүд Болгари), «Нуры содур» (Мөхәммәдьяр), «Мәҗмәгыл-адаб» (Һибәтулла Салихов) һ. б. Бу китаплардагы хикәят-кыйссалар үзләренең эчтәлекләре, идея-эстетик яңгырашлары белән аерым-аерым да, чагыштырмача мөстәкыйль әсәр рәвешендә дә кабул ителәләр.
Кысалы кыйссалар үзләренең жанр табигатьләре, төзелеш-структуралары белән тартмалы композицион характердагы ядкярләргә бик якын тора: шул ук чагыштырмача мөстәкыйльлеккә ия булган хикәят-кыйссалар, сюжетлар тупламы; эпиклык; шактый күләмлелек; композицион берәмлекләрнең гомуми идея-тематик яисә уртак образлар яссылыгында гына бәйләнеше. Әмма, тартмалы композицион ядкярләрдән