Тукайгача чор (дөресрәге, XIX йөзнең соңгы чирегенәчә) татар (төгәлрәге төрки-татар, ислам) сүз сәнгатендә төрле үзгәрешләр, яңалыклар булып торган әдәбият үз үсешендә төрле баскычларны үткән. Шулай да бу меңьеллык тормыш-яшәештәге традиционлыкка нисбәтән, тулаем алганда, чагыштырмача тотрыклылыгы, гомумрух охшашлыгы белән сыйфатлана. Аның методологик нигезен мөселман дине идеологиясе, Коръән тәшкил итә, шуңа мөнәсәбәттә Шәрык рухи кыйммәтләре, аеруча гарәп, фарсы, төрки кавемнәрнең сүз сәнгате белән бәйләнешләр гаять көчле һәм дәвамлы. Күп кенә зыялыларыбыз Шәрык телләрен яхшы белә, гарәп, фарсы язма истәлекләре белән оригиналда да, төрле тәрҗемә-шәрехләр аркылы да танышып бара. Янә шунысын хәтергә төшерик: антик Грециянең, Римның, борынгы Һиндстанның да аерым казанышлары безгә гарәп, фарсы телләре аша ирешә. Шулай ук рухи тормышта мифологик мирас, фольклор мөһим роль уйный. Мәгълүм булганча, бу төр мәдәни кыйммәтләрнең шактые Шәрык, шул исәптән төрки-татар дөньясында төрле вариацияләрдә киң таралыш таба, язма истәлекләрдә гәүдәләндерелә. Гомумән, Урта гасыр Шәрык сүз сәнгатендә бердәй яисә охшаш темаларны эшкәртү, образларны куллану көчле. Мәсәлән, күп кенә әсәрләрдә хөкемдар, дәүләтчелек проблемасы киң яктыртыла [бу хакта тулырак мәгълүматлар: 6], белем-мәгърифәт мактала, суфичылык карашлары гәүдәләндерелә, әхлакый мәсьәләләргә зур урын бирелә.
Соңгы дәвер сүз сәнгате, нигездә, реалистик характерда. Аңа кадәрге әдәбиятта әкияти-мифологик-романтик, идеаль башлангыч өстенлек итә. Символлар, традицион, шартлы образлар мул кулланыла. Реалистик сурәтләр, вакыйга-күренешләр, кагыйдә буларак, элемент рәвешендә, хосусый характерда гына. Татар сүз сәнгате бары XIX гасырның соңгы чиреге – ХХ йөзнең башында гына ныклы реалистик нигездә үсеп китә.
Биредә әйтелгән һәм телгә алынмаган бу төр һ. б. факторлар Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар сүз сәнгатендә кулланылган төр һәм жанрлар системасын билгели, аны аерып карарга мөмкинлек бирә. Бу система шактый эшкәртелгән,