Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хатыйп Миңнегулов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03602-3
Скачать книгу
әсәр әдәби, тарихи, иҗтимагый яктан бик тә уңай бәяләнә. XVIII гасырның соңгы чирегенә мөнәсәбәтле Мөхәммәд Әмин сәяхәтнамәсендә авторның Кавказга, Гарәбстанга, Истанбулга һәм кайбер башка төбәкләргә сәфәре тасвирлана.

      XIХ йөзнең икенче яртысында Гали Чокрыйның «Хаҗнамә»се, Шиһаб Мәрҗани, Каюм Насыйри… елъязмалары барлыкка килә. Ә инде ике гасыр аралыгында бу жанрның Заһир Бигиев «Мавәраэннәһердә сәяхәт» (1893), Фатыйх Кәриминең «Аурупа сәяхәтнамә»се (1901), «Кырымга сәяхәт» (1903), Габдерәшид Ибраһимның (1857–1944) «Дәүре галәм»… кебек классик үрнәкләре языла. Алар өчен татар белән тыгыз бәйләнеш, тәнкыйди рух, масштаблы тарихи караш, реалистик фикерләү, публицистик яңгыраш, үтемле тел-стиль, сурәтләү хас.

      Соңгы гасырда да татар әдәбиятында күпләгән сәяхәтнамәләр иҗат ителде (Миргазиян Юныс, Тәүфикъ Әйди һ. б.). Без фәкыйрегезнең дә бу жанрга теге яки бу дәрәҗәдә мөнәсәбәтле язмалары бар («Исламбул»ны мин дә күрдем // Мирас. – 1998. – № 3. – 95–103 б.; Мәхтүмколый ватанында // Мәдәни җомга. – 2010. – 19 ноябрь; Сәфәрләрдә йөреп гыйбрәт ал // Мәйдан. – 2017. – № 2. – 125–137 б. һ. б.).

      Мәгълүм ки, эпик (кайвакыт лиро-эпик) төргә кергән жанрларның берсе – мәсәл. Аның өчен кинаялелек, читләтеп әйтү, сюжетлылык, чагыштырмача кыскалык хас. Гадәттә, мәсәл төзелеш-структура ягыннан ике өлештән тора: әүвәл гыйбрәтле вакыйга-хәлләр бәян ителә. Монда кешеләр, хайван, кош-корт, предмет-күренешләр тасвирлана. Еш кына бу төр образлар аерым бер сыйфатның гәүдәләнеше рәвешендә гәүдәләндерелә (куян – куркак, төлке – хәйләкәр, арыслан – хөкемдар…). Алар ярдәмендә кешеләр, аларның үзара мөнәсәбәтләре кинаяле юл белән белдерелә. Икенче өлештә хикәяләнгән, сөйләнгән сюжеттан мәкальне, хикмәтле сүзне хәтерләткән нәтиҗә, резюме чыгарыла. Күп кенә мәсәлләргә тәнкыйди рух, сатира, ирония, юмор хас. Әмма алар, әйткәнебезчә, киная юлы, йомшак сугып катыга утырту принцибы белән белдерелә. Бу жанрның асыл максаты – тәрбия бирү, әдәп-әхлакка өйрәтү, укучы-тыңлаучыга тормыш тәҗрибәсен җиткерү. Мәсәлләр тезмә дә, чәчмә дә булырга мөмкин. Шулай ук алар өчен диалог кебек драма элементлары да чит түгел.

      Бу жанр борынгы заманнарда ук фольклорда, сөйләм телендә шәкелләшә. Әкренләп язма әдәбиятта да эшкәртелә, киң тарала башлый. Мәсәлләрне туплаган махсус җыентыклар да төзелә. Генетик яктан борынгы Һиндстан җирлегенә тоташкан атаклы «Панчатантра» – «Кәлилә вә Димнә» – шуның ачык бер мисалы. Биредәге «хикәят-кыйссалар» аерым-аерым да, туплам рәвешендә дә татар дөньясында киң таралыш таба. Аларның тәрҗемәләре, төрле версия-вариантлары барлыкка килә. «Кәлилә вә Димнә»дәге шактый гына мәсәлләр Г. Тукай тарафыннан татарчага да күчерелә. М. Гафури да дистәләгән мәсәлен «Кәлилә вә Димнә» сюжетларын файдаланып иҗат итә [болар хакында тулырак мәгълүматлар: 3].

      Татар әдәбиятында мәсәлнең аерым үрнәкләре Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр һ. б.ның иҗатларында, М. Иванов, С. Кукляшев, К. Насыйри хрестоматияләрендә очрый. XVIII–XIX йөзләрдә татарлар арасында «Хикәяте сычкан» мәсәле бик яратып укыла. Бу әсәрдә «сычкан»ның акылсыз