Тыкрык шикелле тар урамнар буйлап бара торгач, олы юлга – Белинский урамына килеп чыкты. Алга карагач аптырап китте: еракта дүрт катлы мәһабәт бина – Ленин исемендәге Мәдәният сарае. Егетнең анда булганы, Тамара белән бакчасында да йөргәне бар иде. Каршыда да биш катлы йортлар тезелеп киткән.
Тротуардан килүче берәүгә мөрәҗәгать итәргә туры килде:
– Абзый, монда кайдадыр уникенче больница бар бугай.
– Артта ул, Социалистическая урамын узгач, – диде өлкән яшьтәге адәм һәм сулга таба борылып күрсәтте. – Әнә теге дүрт катлы йорт почмагыннан күренер. Булнис каршында бер катлы өйләр булыр. Аңладыңмы?
– Әйе.
Абзый, егетнең канлы башына игътибар итеп, кызыксынудан бигрәк жәлләп карады.
– Кем сине шулай?..
– Да… Булды инде хәлләр, – диде егет, кул селтәп. – Рәхмәт, абый!
Хастаханә ихатасы биек тимер койма белән әйләндереп алынган, әнә бәләкәй капкасы да күренә. Аны аша узып, эчкә керде. Хастаханә бинасыннан чыгып килүче берәүдән сорады:
– Монда травмпункт бар микән?
– Бар, – диде ир кеше. – Беренче катта, кергәч сорарсың.
Бераздан егет үзенә кирәкле бүлмәдә иде инде. Табиб, озын, юка гәүдәле ир уртасы кеше:
– Утырыгыз, – диде. – Ни булды?
Габделнур бик җәелеп китмичә генә аңлатып бирде. Ак перчатка киеп алган табиб өстәл яныннан кузгалды, егет каршына басып, бармаклары белән аның чәчен аралады, башын капшады, үрелеп карады.
– Кайда булды бу хәл?
– Моннан ерак түгел, скверда.
Габделнур кыскача гына кая һәм ни өчен баруын, бу тирәләргә килеп чыгуының сәбәбен аңлатып бирде.
– Сез үзегез генә идегезме?
– Әйе.
– Кемнәр һөҗүм итте?
Егеттән җавап ишеткәч, табиб янә сораша башлады:
– Кем иде ул: танышмы, түгелме?
Җаваптан соң табиб карточка тутырды: егетнең исем-фамилиясен, туган елын, яшәү урынын теркәп куйды. Ә бу вакытта ак халатлы, күзлекле, түгәрәк гәүдәле яшь кенә шәфкать туташы егеттән ишеткәннәрне криминал журналга яза барды. Әлбәттә, бу кадәресе Габделнур өчен караңгы, чөнки мондый матавыкка беренче мәртәбә юлыгуы иде бит.
Яра тирәсендәге чәчен кыркыгач, табиб, новокаин уколы кадады, җәрәхәтне водород перекисе һәм спиртлы эремә белән юып текте.
Габделнур, табиб ни кушса, шуны тыңлап, башы авыртса да тешен кысып түзеп утырды. Чиста ак халатлы ир-ат үз эшен бик белеп һәм җиренә җиткереп башкара, күрәсең, аның өчен бу еллар буена күнегелгән гадәти көндәлек нәрсәдер; таза тәнле, буй-сынлы егетнең юк-барга шыңшымасын белгән сыман, авыртамы, юкмы, дип тә кызыксынмый. Шулай да үзе йомшак, ягымлы тавышы белән һаман сораштыруын дәвам итә. Габделнур моны шулай тиешле нәрсә кебек кабул итте. Табиб кеше сораштырырга