Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рафкат Карами
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02905-6
Скачать книгу
икенчесе – кешлеккә, өченчесе – запаска. Мин намуслы кеше, хатыннарым барын үзем әйтәм.

      Мәнвиянең ачуы килде, калын кара кашлары җыерылды, читкә борылды.

      – Кит әле моннан! – диде ул кисәк кенә, аннары йомшара төште. – Китсәнә, булмаганны сөйләмә!

      Тычканга үлем, мәчегә көлке дигәндәй, Хөрмәткә кызык, үзе киенә, үзе астыртын гына кызга карый, елмая.

      Мәнвиягә аның хәзерге минуттагы шаяруы, ниһаять, барып җитте, ахры. Ә менә баягысы әле һаман хәтереннән чыкмый икән.

      – Син әллә ниләр уйлама.

      – Нинди мәгънәдә?

      – Үлем турында сөйләндең бит.

      Хөрмәт ул хакта оныткан иде инде, тәмамысы курыккан беркатлы кызын жәлләп куйды.

      – Шаярттым гына.

      – Үлем белән шаярмыйлар, – диде яшь кенә килеш башыннан күп кайгы кичергән кыз. – Икенче шимбәдә киләсеңме?

      – Килимме соң?

      – Кил.

      Кыз тормышындагы фаҗигале хәлләрне искә төшергәч, Хөрмәткә уңайсыз булып китте, шаяртуы, чыннан да, урынсыз кебек тоелды. Ул ишек төбеннән бүлмә эченәрәк узды.

      Беренче күрүдә үк күңеленә сеңеп калган, кай ягы беләндер үз әнисен хәтерләткән, ярымай рәвешендәге көмеш алкадан битәр бизәнү әйберсе такмаган, иннек-кершән ягуны да өнәмәгән бу әдәпле кызны Хөрмәт көннән-көн күбрәк белә баруын һәм ныграк яратуын аңлады. Аның алдау-йолдауны белмәүче саф күңелле, намуслы кеше икәненә дә шиге калмады. Аны һич кенә дә югалтасы килми иде. «Мондый асылташка ия тиз табылыр, – дип уйлады ул эченнән һәм бүген үк аңа тәкъдим ясап, кылын тартып карарга булды. – Нәрсә дияр икән?»

      Хөрмәт Мәнвиянең кулларыннан тотты, яратып, сокланып, күзләренә карады һәм сүз башлады:

      – Әни кайткан саен аптырата: килен кирәк, килен кирәк, ди. Менә, аптыраган-йөдәгән дигән кебек, нишләргә дә белмим. Мин аңа срочно гына каян килен табыйм? Сиңа сүз катар идем дә, миңа кияүгә чык, дип, риза булмассың. Оятын кая куярмын? Монда җир тишеге дә юк.

      – Ә син гозереңне әйтеп кара, – диде кыз, егетне әле һаман шаярта дип белеп. – Бөтен шартын китереп әйтсәң, бәлки, уйлап карармын.

      – Чык миңа кияүгә!

      Егетнең холкын белә башлаган Мәнвия дә бу уенга кушылырга теләде.

      – Бүгенме? – дип сорады кыз, көлеп. – Юк, бүген булмый, соң инде, загс эшләми. Иртәгә дисәң, уйлап карарга ярый.

      Егет кызга текәлеп карады.

      – Ярар, шаярттык, булды. Минем сиңа җитди сүзем бар.

      – Нинди?

      – Әйдә өйләнешик. Мин артык күпертеп сөйләшә белмим. Тел байлыгым шулхәтле генә. Әйтүем чын, ай танык та көн танык. Мин сине яратам, күңелемә хуш килдең. Син дә мине чит итмисең сыман. Нишлибез? Ризамы?

      Мәнвия телсез калды. Ни дияргә дә белмәде. Уеннан уймак чыгу шул буламы әллә? Ә егет бит шаяртмый.

      – Чын әйтәсеңме?

      – Әйе, кояштыр менә. Һич ялгансыз. Бала-чага түгел бит.

      Мәнвиягә дә Хөрмәт ошый иде. Сарпатсыз кыланганы, ялгышып та оят сүз ычкындырганы юк. Кайбер әрсез егетләр шикелле беренче көннән үк кул озайтмады – әлегәчә түшенә дә үрелгәне юк. Бүлмәдә, хәзерге кебек, ялгыз калган чаклары да булгалады – нәфсесен тыя белде. Тулай торакта аерым бүлмәдә яшәсә дә чакырганы