Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рафкат Карами
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02905-6
Скачать книгу
йөзгән аккошларны күреп хозурлану өчен түгел, ә бүтән максат белән), чын мәгънәсендә дары исе иснәп кайткан. Дөрес, яраланмаган да, контузия дә алмаган, әмма ләкин ниндидер яшерен бер канәгатьсезлек күңелен борчыган: ул гамәлнең дөрес булмавын соңыннан аңлаумы (1968 елда Прага халкының үзләрен фашизмнан азат итүче совет гаскәрләрен 1945 елдагы кебек сирень чәчәге бәйләмнәре белән, төче чия пироглары тотып каршыламавын, танклар туктагач, офицерларны кочаклый-үбә өйләренә чакырмавын, бәлки, киресенчә, йодрык күрсәтеп, аларны оккупантларга санауларын һәм үзенең хезмәттәш солдат-сержантларның үлем-җитемен күрүе) аның рухи халәтенә бәргән, холык-фигылен үзгәрткән булса кирәк. Прагада урам тутырып чыккан халык арасыннан безнең танкларга «Молотов коктейле» – бензин-керосин тутырылган шешәләр ыргыталар. Ут үрләвен күреп яки арттан килгән танк командиры әйтеп, танклар туктый һәм солдатлар, чыгып, кулга нәрсә эләгә, шуның белән сүндерәләр…

      Сөмбәт күп вакытын күрше бүлмәдәге дусты, армиядә бергә хезмәт иткән удмурт егете яисә Шәмсун белән шахмат уйнап үткәрә, шуннан күңел тынычлыгы таба сыман. Аракы эчкәч холыксызлануын белгәнгә, «мәҗлес» корган чакларда бүлмәдәшләре аны бик кыстамыйлар, үзе дә стакан күтәрергә атлыгып тормый. Менә шушы аз сүзле егет – Сөмбәт – бүген әңгәмәгә кушылуны кирәк тапты, ахры.

      – Безнең каныбызга сеңгәндер инде, һаман кеше эшенә тыгылабыз, – дип куйды ул.

      Әлбәттә, моны теләсә ничек аңларга була иде: Габделнурның бүгенге хәленә ишарә дип тә, чит илләрнең эчке эшләренә тыкшынуга кагылышлы сәясәткә ишарә дип тә.

      Бераздан:

      – Алайга китсә, үзеңә сукканда да каршы тормаскамыни? – диде Миргаяз, инде сүрелә башлаган бәхәс-әңгәмәне янә куертып җибәрергә теләгәндәй. – Ялгыш берәрсен имгәтеп куюың бар.

      – Ә юк, егетем, монысы инде бүтән операдан, – диде Шәмсун, җанланып. – Анысы самооборона – үз-үзеңне саклау дип атала. Американың Техас ковбойлары, алты кеше күтәреп алып барганчы, унике кеше хөкем итсеннәр, дия торган булганнар. Мәгънәсе аңлашыламы? Нигә унике кеше дигәндә, аларда присяжныйлар суды бар, анда унике утырышчы.

      – Шулаен шулай да, – диде Миргаяз, әмма тиз генә бирешәсе килмәде. – Арттырып җибәрсәң?

      – Анысы – бүтән коленкор…

      Егетләр арасында мондый сүз көрәштерүләр, бәхәсләр еш чыга. Әлбәттә, аңарга, бүгенге кебек, нинди дә булса вакыйга сәбәпче. Шәмсун институт бетергән, шуның өстенә кулында һәрвакыт китап. Ул, тулай торакка кайткач, эш турында сөйләшмәскә тырыша, дөнья, рус классикларын, ЖЗЛ сериясен – атаклы кешеләр язмышына кагылышлы китаплар күп укый. Шунлыктан китап тотарга иренгән яки вакыты булмаган егетләрнең авызын тиз томалый. Ләкин бервакытта да аларны кимсетү юлына басмый, мәсхәрәгә калдырырга тырышмый. Ул белә: кемнәрдер, бик теләсә дә, сәләтләре чамалы булу аркасында укуны тарта алмаган, кемнәрнеңдер килер җире юк – матди ягы кысан булган. Ә кайсыберәүләр үзләре теләми. Аларның күршесендәге абзый малайларын бик укытмакчы иде. Ләкин берсенең укыйсы килмәде.