юллар ярып еллар аркылы.
Агым сулар5
Агым сулар ярсып ага,
әллә яры тар микән?
Сулар ага, йөрәк яна,
сүреләсе бар микән?
Агым суда, агым суда
агып китә балдагым.
Агым сулар ташлап китә
үз дип көткән ярларын.
Агым суга сал төшердем,
тал бөгелә, кисмәдем.
Хисләреңне җилкән итеп,
бармы дәрья кичкәнең?
Аккан сулар кире кайтмас,
иңләп-буйлап йөзәрмен.
Син онытсаң, мин бәс булып
керфегеңә төшәрмен.
«Су буйларын буйлыйм…»
Су буйларын буйлыйм.
Ярга басып,
рәсемнәр дә, җыр да язганнар.
Гел яшәреп торган бизәкләрне
табалмаган әле рәссамнар.
Нинди серле минем зәңгәр күгем!
Күк гөмбәзе, беләм, ачылган.
Ләкин хыял очкан биеклеккә
менәлмәгән әле лачыннар.
Үлчәп төштек девон тирәнлеген –
океан-диңгезләргә тиң генә.
Кеше күңеле – тиңсез тирән дәрья:
беркем җитәлмәгән төбенә.
Урсал тауда6
Ярларына кайтты елга,
яшелләнде киң ялан.
Урсал тауда – күксел томан,
әллә шуңа моңланам.
Яшьнәп, яшеннәр көйдерсә,
яңгырда калып чылан.
Урсал тауда – кара урман,
керсәм чыгалмам сыман.
Көзләр килде –
төсләр төрле,
алтын бизәк – ай гынам!
Урсал тауны сары сарган,
әллә шуңа кайгырам?
Үтә айлар, көтә Зәйләр,
суларында йөзалмыйм…
Урсал тауга карлар яуган,
барам инде, түзалмыйм…
«Кар суы шаулап-гөрләп акты…»
Кар суы шаулап-гөрләп акты,
кошларны уятты.
Минем кайгы-хәсрәтем кайтты,
җылатты, юатты.
Гөл керфекләрен түбән иде.
Бар дөнья тын калды…
Минем бәхетем-шатлыгым китте:
ай күрде – көн алды.
Бәхеткә шулай килеп-китеп
йөрергә калдымы?
Узгынчы узар. Кайсы туктар:
шатлыкмы? Кайгымы?
Җирдәшләр
Кешеләрне дус һәм туган иткән
олы бер хис – күңел көзгесе.
Авылдашың әйбәт кеше булса,
мактанасың:
– Минем дус кеше.
Газет-журналларны актарганда,
эшләреңнән бераз арынгач,
тукталасың таныш бер рәсемгә:
– Герой, герой!
Минем райондаш!
Турнир барса бөтен ил буенча,
шунда гына була бар хәстәр:
– Нәҗметдинов тагын «мат» чәпәде!
Сынатмыйлар безнең кардәшләр!
Космонавтлар күктә.
Тетрәп китә
читтә яшәп чәче бәсәргән.
Сулган сыны турайгандай итә:
– Минем ватандашым!