Үрелгән пар толым –
шатлыгы, борчуы.
Иелә-бөгелә
каршылый арышлар.
Ә сез бит биредә
тик узып барышлый.
Хәерле сәфәрләр!
Бу минем тукталыш.
Ә йөрәк ник янмас:
көтәдер уттай эш.
Мәхәббәт турында
җырлыйлар җырчылар.
Юлларда онтыла
мәшәкать-борчулар…
«Болыннарда – сихри бер ямь…»
Болыннарда – сихри бер ямь.
Такыялар үреп киям.
Чәчкә кадыйм чәчләремә –
бөтен дөнья чәчкә генә.
Йомшак кына җилләр исә.
Яфрагына җилләр тисә,
ак энҗеләр сибә шомырт.
Бу табигать нинди юмарт!
И былбылым, сандугачым,
бармы сайрап туяр чагың?
Гүзәллектән эри җаным,
бармы, башым, уяу сагың?
Ак күбәләк тибрәп оча,
чык суларын гөлдән эчә.
Дөнья аңа гөлгенәдәй,
гомере ләкин бер генә җәй.
Гөлләр сыйпап узыйм, дисәм,
кулларымны чәнчә билчән.
Былбыл тавышын тыңлап йөрсәм,
бәбкәләрне аулый тилгән.
Сөендерә язгы тамчы,
сискәндерә яшен-камчы.
Ә син сайра, сандугачым,
күңел – былбыл,
йөрәк – лачын.
«Ак конвертта адрес…»
Ак конвертта адрес –
Казан.
Күк конвертта адрес –
Казан.
Казан, Казан,
сиңа язам.
Язам, бозам,
сызам-язам.
Язам –
килсә бәла-каза,
сиңа язам –
шатлык артса.
Эндәшмичә калсаң,
Казан,
шуннан авыр булмас
җәзаң.
Җырлар язам сиңа, Казан, –
түгел синдә җырлар аздан.
Казаныңда кайнат, Казан,
Иделеңдә айкат яздан.
Җырлап акса,
дөрләп янса,
димәк, яшим,
нурлы Казан!
«Кичке шәфәкъ…»
Кичке шәфәкъ.
Яна офык.
Күктә – төрле төсләр.
Бик ямьле дә
һәм моңлы да
шушы җәйге кичләр.
Үрмә гөлкәй үрли, әнә,
ал нурларга сузыла.
Көн ачылды,
якты көнкәй,
узма әле, узма.
Үткәрмәдем көн кайнарын
изрәп, үрмә гөлдәй.
Саклап йөрдем таң нурларын
күңел түрләремдә.
Офыкларда шәфәкъ нуры,
балкый барча төсләр!
Нигә моңсу була икән
шушы җәйге кичләр…
«Чәчәкләр – аланда…»
Чәчәкләр – аланда,
чәчәкләр – болында.
Ак канат ромашка
гашыйклар кулында.
– Ярата, яратмый,
яратмый, ярата…
Өметле карашлар
иң соңгы канатта.
«Сөяме, сөймиме,
сөяме, сөймиме…»
Сөйгәне әйтмәгән
сүзне гөл сөйлиме?
–