Ә күктә кояш елмая,
урамнар дәрья төсле.
Яз быел матур килә бит,
кешеләр көләч йөзле.
«Чык-чык» дип килә чыпчыклар
Тәрәзәм турысына.
Каршылыйм таңны, сөялеп
тәрәзә борысына.
Сыерчык килгәнен көтәм,
күңелемне аңлар иде.
Барыр да аның каршына,
талпынып сайрар иде.
Сыерчык теленә салып
җибәрсәм сагышымны,
ул да бер моңланыр иде,
ишетеп тавышымны.
Сәламен, бәлки, җибәрер
җырчы кош канатында…
Сыерчык килгәнен көтәм,
күңелемне аңлатырга.
«Күзләреңнән нурлар агылганда…»
Күзләреңнән нурлар агылганда,
керфекләрең ничек талмый соң?
Син карыйсың миңа, гел карыйсың,
әйтер сүзең әллә бармы соң?
Син карыйсың үзең, керфекләрең
серләреңне җыя, яшерә.
Син яшермә инде, әйт, яшермә,
сүз табалмыйм башлап дәшәргә.
Көн дә йөргән юлларыңа чыгам,
дәва эзлим йөрәк сызлауга.
Син кызганма инде, һич кызганма,
күз нурыңны сирпе узганда.
Күзләреңдә, ахры, тылсым бардыр, –
сине күрми бер көн түзалмыйм.
Мин эзләмим сине, юк, эзләмим,
эзләреңнән генә күз алмыйм.
«Күзләр белән күзләр очрашканда…»
Күзләр белән күзләр очрашканда,
калам төсле упкын читендә.
Сагына да төсле, чакыра да…
Соңгы адымны ясау читен дә.
Тиңсез сагыш кара тирәнлектән
якты өмет булып бөркелә.
Әллә көтә, әллә икеләнә,
кулын сузмый, куя иркемә,
Ә мин һаман сихерләнгән сыман
басып торам упкын читендә.
Күзне йомсам, бәлки, атлар идем,
күрәләтә керү читен лә…
«Иртәрәк килмәдең…»
Иртәрәк килмәдең,
и ләйсән яңгыры.
Бөредә йомылган
яфраклар арыды.
Саргаеп көттеләр
үләннәр, уҗымнар.
Сарылган тузанны
тамчылар юсыннар.
И яңгыр, ю әле
берәүнең тәрәзен.
Күтәреп карасын
күңеле пәрдәсен.
Тамчылар, тамчылар,
белегез бер серне:
мин – бердәнбереме,
күпләрнең берсеме?
Нигә соң тәрәзә
томанлы, тузанлы…
И ләйсән яңгыры,
юдырып уз әле.
«Кайдан синдә бу кадәр…»
Кайдан синдә бу кадәр
сөенеч, шатлык?
Шатлыгың миңа күчә,
үзеңнән артып.
Очраштык. Әйтер сүз юк.
Үтәргә юл юк.
Сиңа ни сөйли икән
тынычсыз тынлык?
Кара коңгырт күзләрнең
төрлесен беләм.
Яз сыман яктыларын
беренче күрәм.
Үзем нигә елмаям,
сәбәпсез көләм? –
Нигә сөенүеңнең
сәбәбен беләм…
«Яңгыр ява…»
Яңгыр