– Базарда?
– Алтмыш. Мин булган дүрт көн арасында ике тиенгә күтәрелде.
– Солы?
– Яңа сукканы утыз җиде тиеннән бара. Әвеннеке – кырык. Базарда – утыз сигез-утыз тугыз. Шул дүрт көндә өч тиенгә артты.
– Җомагул белән карабодай ярмасы да әзерләп куярга килештем. Анысы күпме тора?
– Поты – бер сум да җегерме. Борайлысы – алтмыш биш тиеннән бер тәңкәгә хәтле.
– Хәзер май бәһасен әйт инде.
Тар гына ачылган ишектә Гыймадиның түбәтәйле башы пәйда булды. Филтәсе басыларак төшкән фонарь тоткан. Бүлдерергә кыймастан, ләкин үзенең барлыгын белдереп, ул учына йөткергәләп алды:
– Һым…
Ишеккә каршы утырганга, Сафиулла аны шәйләде шәйләвен. Шуңа күрә Галиәсгарның соравына җавабыннан бүленебрәк калды.
– Май, дим!
Гыймади тагын:
– Һым!.. – дип йөткергән атлы кыланган булды.
– Ни кирәк? – диде Галиәсгар, аңа борылып тормастан.
– Ни ие, бай абзый. Теге шәкертне алмага менгәнием. Аңарга мунча өлгерттем…
– Мунча! – дип кычкырды, аны үртәп, Галиәсгар, тирләгән битен сөлге белән сөртә-сөртә. – Мунча менә монда ул, кем… Гыймадетдин. Тегеләр ягында ул, тегеләр!.. Майга җиттекме әле? Ие, май хакы күпме?
Сафиулла:
– Сөт мае унбер сум җегерме тиен тора… – дип башлагач, ишекне сак кына ябып, Гыймади эчтәгеләрнең сүзенә колак салып торды. – Идел буеныкы – унөч сум, двәрәнски дигәне – ундүрт, парижские – унбиш.
– Өем сездән читтә, ишегем чыпта, – дип, Гыймади каршы бүлмәгә юнәлде. Андагы ачылыбрак калган ишектән Габдулла тавышы ишетелә, һәм үзе дә күренеп тора иде.
– «Иман шарты»н үткәч, «Һәфтияк»кә күчтек инде, – дип, ул Фәтхетдингә җавап тота иде. – Аның соңында «Бәдәвам»ны көйләдек. Шуннан ары «Кисекбаш»ка кереп калганыек.
– Хуп, хуп, – дип мактады аны Фәтхетдин.
– Болардан ары «Рисаләи Газизә»гә чыктым…
– И-и! – диде Өлкән Газизә, аларга кушылып. – Аның, кияү, теге… карасана, оныттым да инде, ие! – «Фәзаилеш-шөкер».
– …«ш-шөһүр», – дип төзәтте аны малай.
– Ие. Менә шул «шөкүр»дән әйтеп биргәннәрен ишетсәң дә әле, кияү!
Фәтхетдин, канәгать калганлыгын белдереп:
– Болай булгач, кода шәкертне үз сыйныфыма алмый булмас, – диде. – Мин сине Мотыйгый хәзрәткә чисти хәлфә булуга җиткереп тоттырам.
– Хәлфә?! – диде Өлкән Газизә, ботын чабып. – Ниткән хәлфә ди ул тагын? Кара бу малны! Ишәйгәннән-ишәя, Аллага шөкер! Иншалла, сәүдәгәр булыр. Ниндие генә әле, әйеме, Габдуллаҗан?
– Җиткереп тоттырам, имеш, – диде Уртанчы Газизә, Фәтхетдинне мыскыллап. – Тоттырыр нәрсәләрең бигрәкләр дә кешнәп тора шул синең!
– Җәгез инде, – дип туктатты аны Кече Газизә. – Шәкерт алдында исәп-хисапларыгызны калдырып торыр идегез инде