Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03252-0
Скачать книгу
Минтимер Шәймиев әйткән сүзләр дә шуны раслый:

      – Егерменче гасыр азагында мәдәниятебездә кайгы-югалтулар ешайды. Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники. Күңелдә бу исемнәр сүнмәгән, сүрелмәгән дә иде әле. Менә тагын – Гариф ага безне калдырып китте. Халкыбыз рухында калдырган мирасы, әдәби хәзинәсе белән ул үзен онытмаслык итте. Гариф ага чыннан да халык язучысы иде… «Менә миннән үрнәк алыгыз, мин халкымны шулай күрәм», – дип язды ул…

      Чыгыш ясаганнар: Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р. Миң- нуллин, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ф. Галимуллин, Фәннәр академиясе президенты М. Хәсәнов, Татарстанның халык шагыйре И. Юзеев, Арча районы хакимияте башлыгы И. Сабиров, рус язучысы В. Корчагин, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең профком рәисе Г. Яруллин әдипнең кабатланмас дәрәҗәдәге зур язучы һәм халкыбызга киң билгеле җәмәгать эшлеклесе булганлыгын сөйләделәр.

      Кем генә ни генә сөйләсә дә, Гариф Ахунов исеме аша, аның язмышы аша, хезмәте, шөгыле аша һәркем үз-үзен күргән кебек булгандыр.

      Кем соң ул Гариф Ахунов? Әдип. Хикәяләр, повесть, пьеса, шигырь, романнар иясе. Шул әсәрләре белән халыкларның чәчен чәчкә бәйләгән асыл зат. Күпмедән-күпме халыклар арасында татар халкының тулы вәкаләтле илчесе.

      Җәй башында йолдызлар атылмый,

      Арттан килгән ядрә – денсезлек!

      Гариф Ахун дигән континент бар:

      «Татар бугазы»ннан –

      Әдрән диңгезлек.

      Тездән ерып барды Җир шарыннан,

      Шакшыны яхшыдан аралап.

      Якты белән кара арасында

      Шәүләсенә кадәр агарган…

      Ара тапты аңы белән җаны,

      Аргамактай чапты да чапты…

      Инде әнә әйбәт бу адәмне

      Бүген фәрештәләр кочаклый.

      Болыннарда язын үлән үскән чакта, чәчәкләрне сыйпый-сыйпый, язучы Гариф Ахуновның Йөзлебикәсе һәрберебез өчен хәл алып утырадыр кебек. Кояш чыгышы мизгелендә һәр мәчетебездән күмәк азан әйтелгәндә, мең мәкамнең берсен аның Габбас хәзрәте әйтәдер шикелле.

      Арча төбәгендәге Өчиле авылында дөнья күргән бәп-бәләкәй Гарифҗан, шулай татар халкын биш кыйтгага таныткан тургайдай, каләм ияләренең сандугачы була белде.

      Дөнья тәмам тарайган мәл иде. Ә ул исә мәгърур фанилыгыннан тыйнак бакыйлыгына барышлый һәммәбезнең күзен ачып китте.

      Гарифҗан Ахунҗан улы Ахуновның җәсәде кичә үзе туып үскән ягында – Арча зиратына бертуган апасы белән янәшә җирләнде.

4 июнь, 2000

      ПӘЙГАМБӘР АБЫЕБЫЗ

      Ничектер бервакыт мин аны – Мөхәммәт абый Мәһдиевне – «Пәйгамбәр абый» дип атаган идем. Пәйгамбәребез дә Мөхәммәт атлы бит, ул да – Мәһди. Менә шуннан килеп чыккандыр инде. Әлегечә атау аңа ошады – шулай дигәндә һәрчак моңсу гына елмаеп куя торган иде.

      Ни аяныч, Пәйгамбәрләр якты дөньядан иртә китә. Тик алар һәрвакыт үзләре юл күрсәткән, хезмәт иткән адәми затлар белән кала, мәңгелектә кала. Мөхәммәт абыйның үзенчә әйткәндә, «кеше китә – җыры кала».

      Инде менә ул да китте. Юк, китмәде, моңа ышанып