Пьесалар / Пьесы. Карим Тинчурин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Карим Тинчурин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04198-0
Скачать книгу
хуҗалары, ахрысы. Әле бер көннәрдә берсе, шулай эш кушып торганда, миңа ни әйтә бит: син, ди, кассага төшеп файдаңны сана, ди. Монда безнең эшкә тыкшынып, чуалып йөрмә, ди. Шул маңкаларның сүзләренә гарьләнеп үлә яздым бит. Таяк белән күкрәгенә төрткән идем, фабричный инспекторга барып жалоба биргән. Суккан, кыйнаган булсам, бер хәл иде. Төрттем генә бит.

      Пристав. Сугарга ярамый. Кыйнарга закон кушмый. Кеше күрмәгәндә эләктергәләсәң – зарар юк. Ха-ха-ха! Бездә, полициядә, шундый эшләр бик яхшы куелган. Безгә эләккәннәрен без бик яхшы өйрәтәбез.

      Шакирҗан. Микалай Ләксәндрич, син безнең шул юньсезләрне дә бераз акылга утырта алмассыңмы икән? Юкса бер дә санламыйлар.

      Пристав. Була ул, берәр гаеп табып безнең кулга төшерсәгез өйрәтергә була. Әгәр дә полицейский берәр гаеп табып, аларны жандармский управлениегә эләктерсәгез, анда аларны бик яхшы шомартып чыгарырлар. Аларның арасында партийныйлар юкмы икән?

      Шакирҗан. Булмаган кая. Бөтенесе партия алар. Һәр көн гәзит укыйлар. Прокламацияләре дә булырга охшый.

      Мортаза. Микалай Ләксәндрич булдырыйм дисә, булдыра инде ул.

      Шакирҗан. Син, ди, миңа караганда азрак эшләсәң дә, күбрәк ашыйсың, ди. Шул маңка малай, хәерче эт шул сүзләрне миңа әйтә бит. Мин әйтәм, мин, энекәш, дим, бер ялгызым сезнең йөздә утызыгызны туйдырып торам, дим. Юк, ди, без сине һәм бернәрсә эшләми торган әрәмтамак семьяңны туйдырабыз, ди. Шул сөрелгән малай миңа, үзенең хуҗасына, шул сүзләрне әйтә бит. Йә, ничек көлеп үлмәссең дә ничек ахырзаман алды димәссең.

      Пристав. Да, бишенче елдан соң дураклар күбәйде. Да, әле сез ишеттегезме, Иванов дачасында бүген иртә белән «руки вверх!» ясаганнар бит.

      Мортаза (куркып). Һай!..

      Шакирҗан. Кара син аны!

      Мортаза. Ничек булган соң?

      Пристав. Иртәнге поезд үтәргә ун минут калгач, ике кеше, кереп, «руки вверх!» ясап, Василий Ивановичтан алтмыш мең сум акчасын алып чыкканнар.

      Мортаза. Ай, юләр, юләр. Ни пычагыма ул кадәр акчаны дачага алып барган соң?

      Пристав. Ул шул поезд белән туры Мәскәүгә китәргә уйлаган булган икән.

      Мортаза. Соң ул кадәр акчаны, үзе белән алып бармыйча, банк аркылы перевод ясатса, булмадымы икән?

      Шакирҗан. Анысы шулай да, хәзер бит банкларны да талыйлар.

      Мортаза. Таласа ни, таласа, аны таламый ич. Казна барыбер түли ич.

      Шакирҗан. Аның артыннан йөргәнче, вакыт үтә бит. Сәүдәгәр кешегә, һәрбер тиен дигәндәй, вакыт та кадерле ул.

      Мортаза. Талаучыларны танып калмаганмы соң?

      Пристав. Маска кигән булганнар. Кулларында бомбалары да булган.

      Шакирҗан. Бомбалары да булган, диең!..

      Мортаза. Эзләренә төшмәдегезме әле?

      Пристав. Хәзергә юк әле. Эзлибез.

      Мортаза. Качканнардыр инде.

      Пристав. Кабергә качып кына котылмасалар, җир өстендә бездән котыла алмаслар.

      Мортаза. Микалай Ләксәндрич, сезнең дә хезмәт авыр инде.

      Пристав. Служба, ничего не поделаешь.

      Шакирҗан. Бу арада әллә нинди, сез