Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада. Фатих Карим. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фатих Карим
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Классическая татарская поэзия (Классик татар шигърияте)
Жанр произведения: Поэзия
Год издания: 1945
isbn: 978-529-803742-6
Скачать книгу
тәмамланып, 11 ел узгач кына табыла, һәм шул вакыттан бирле аны җирле халык карап-кайгыртып тора. 1966 елда каберлек Калининград өлкәсенең Багратионовск (элекке Прейсиш-Эйлау) шәһәре хәрби мемориалына күчерелә. 2007 елда кала халкы яңа гранит ансамбль төзи, ташка Ф. Кәрим шигырен уеп яздыра. Ә вафат булган урынында – 37,8 биеклегендә – мемориаль такталы зур йомры таш куелган һәм анда «Биредә 1945 елның 19 февралендә булган сугышта 226 нчы сапёрлар батальоны взводы командиры кече лейтенант Кәримов Фатих Вәли улы – күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим һәлак булды» дип язылган.

      Әтинең бүләкләре, Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, шәхси әйберләре – шинеле, итекләре, кечкенә язу дәфтәрләре, сәгате, хатлары хәзер Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана.

      Казан, Калининград, Багратионовск шәһәрләрендәге музейлар, китапханәләр, мәктәпләр һәм киң җәмәгатьчелек, шулай ук әтиемнең туган ягы – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылы җитәкчелеге, биредә яшәүче җирле халык, Ф. Кәрим музее, Ф. Кәрим исемендәге мәктәп белән дустанә мөнәсәбәтләр оешты. Хәзер мин кайчандыр студентлар һәм мәктәп укучылары белән очрашудан кайткан әниемнең сүзләрен кабатлый алам: «Фатих! Син исән, исән! Сине яраталар, укыйлар, онытмыйлар!»

      Ләйлә Кәримова,

      Фатих Кәрим кызы.

      Декабрь, 2018

      Хәзер сезнең белән

      (Кечкенә көтүче авызыннан)

      Җәйләр ямьле иде бер ялгызым

      Урман буйларында йөргәндә.

      Шарт-шорт китереп чыбыркымны,

      Көтүемне һа…й…лап… куганда.

      Сайрый иде анда сандугачлар,

      Чылтырап аккан суга кушылып;

      Мин, аларның иске танышлары,

      Кушылмасам —

      Урным кала иде буш булып.

      Бервакытны кызып китәбез дә

      Җырлау өчен бер хор төзибез.

      Сандугачлар белән курай көенә

      Сузып-сузып рәхәт җырлыйбыз.

      Күптән инде әткәм, әнкәм үлгән,

      Алар өчен бик күп тилмердем.

      Үзем әле бала булсам да мин,

      Байтак кына сарык, кәҗәләрне

      Ана булып көйләп үстердем.

      Яшем һаман алга атласа да,

      Елыша алмадым берәр урынга,

      Бу ел менә ярдәмлеләр аша

      Сезгә килдем тырышып укырга…

      Урман буйларында сызган җырларымны

      Хәзер сезнең белән җырлыймын,

      Җырлыймын да,

      Шунда шашып китеп,

      Кураемны сузып уйныймын.

      Курай миңа әткәй бүләге ул,

      Моңландырып барсын җырлаткан.

      Ә хәзер мин

      Шатлык көе уйныйм.

      Ләкин

      Әткәй кебек сезне җылатмам.

      1927

      Безнең һәйкәл

      Җилләр!

      Җилфердәтеп кара чәчләремне,

      Нигә мине шулай сөясез?

      Кырлар,

      Күксел чәчәк белән,

      Көз җиткәчтен,

      Саргаешып