Җан сөенече. Роза Мулланурова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Роза Мулланурова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803553-8
Скачать книгу
үкенмә дә. Нәҗип кияү бер дигән! Көеңә генә тора.

      – Ул мине кызганып… юк ла, яратып өйләнде. Ә мин…

      Данилга үч итеп… Әнисе итәгенә тагылган, җебегән, дип, чынлыкта ачу итеп, тоттым да беренче очраган егеткә – Нәҗипкә кияүгә чыктым. И-и, ник сөйләп торам, ахырын беләсең ич, – диде. – Хыянәтне кичерә алмады, үзе теләп, ут эченә – Чечняга китеп барды Данил. Һәм башын салды. Белсәң… – Фазилә, әрнеп-өзгәләнеп, эч серен түкте дә тынып калды.

      Караңгыланган йортта әле ут алмаганнар. Алгы яктагылар дөнья мәшәкатьләре белән артыграк мәшгуль, күрәсең. Маһирәттәйләре башын мендәргә төрткәндер дә йокымсырап киткәндер.

      – Белсәң, үзәк-бавырларыма кадәр көйдерде, кара күмер итте шул ут. Шуңа күрә күкрәгемә кысып сөярлек балам юктыр… Чөнки барысы янган, көйгән. Үземне жәлләмим, Нәҗип кызганыч. Нәселе калмый. Кит, дим дә…

      – Ялгышма, бала. Ярата ул сине. Ярату хакына барысын да кичереп була.

      Фазиләнең йөзе ачылып китте, күзендә очкын кабынды:

      – Дөньяныкы – дөньялыкта! Хикмәтле сүз бит, әйеме, әнкәй?!

      Кышкы талпыну

      Кайный Казан, ташып түгелергә җитеп кайный. Һәр чатка олавы-олавы белән эреле-ваклы чыршылар китереп аударганнар. Чыршы сайлап мәш килә халык. Яңа ел борын төбендә, димәк. Еллар алышыныр чак җиткән.

      Гомерләр сиздерми генә уза… Уза икән шул. Әле кайчан гына, күркәле чыршы күрсә, бала-чага кебек куана иде бит Зәрия дә. Ә хәзер битараф. Чыршы күркәсенә генәме, дөньясына…

      Ул кинәт дертләп китте. «Бер җирең дә авыртмаса – син инде теге дөньяныкы, исән кешенең кай төшедер авыртырга тиеш», – дия идеме әбисе?! Шулай шул, гаҗәпләнә, соклана, хәтта шакката белмәсәң, яшәүнең тәмен, ямен тоймыйсың… Ә ул гаҗәпләнә, шакката аламы соң? Ияләште ич ялгызлыгына да!

      Чыршы базары янында озак тукталып тормады, ылыс, сагыз исе аңкып торган һаваны күкрәк тутырып сулады да ашыгып эчкәрәк узмакчы булды. Алай да карлы сукмакларны баскан, әрдәнә-әрдәнә өелгән чыршыларга кызганып тагын бер борылып карады. Шаулап утырган урман булыр иде бит болар! Башларын күккә чөеп үсәсе дә үсәсе иде аларга… Сыкранып сыкылы юлда ятасы түгел. Каян чыга диген бер кирәкмәс шаукым? Әйтерсең, өй түренә чыршы утыртып куймасаң, яңа ел килми калыр. Ничек кенә килә әле! Сиздерми генә килә дә шыпырт кына үтеп тә китә. Юк, күңелдә кала. Хыялый өмет, яңа елдан ниндидер могҗиза көтү хас адәм баласына. Хыялларың чынга ашса-ашмаса да, яңа елның яңа бәхет алып киләсенә ышану бар… Тик бер-береңне уздырыштан чыршы бизәүнең зарурилыгын гына аңламый Зәрия. «Бала-чагаң юкка», – дияр Рита. Урман яме – җан иясе бит алар. Чыршы, нарат, каенның да җаны булуына инанучы тагын бар микән? Сусыз яши алмый, сулый, үсә, яшәрә, ылыс-яфрак коя, картая – шулай булгач, җансыз түгел ич инде чыршылар! Яңа ел кичендә бер тапкыр «Яшел чыршы, басып торчы өйнең түрендә…» дип җырлар өчен генә кирәкме ул? Хәер, кем генә хәтерли икән соң ул заман җырларын? Ә иртәгесен чүп савытлары янына өелгән, ботарланган, сулган чыршы күреп, йөрәге әрни Зәриянең. Бер көнлек куаныч… Иң күбе – бер атналыктыр. Чыршы елый да