Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Галимҗан Гыйльманов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-529-803132-5
Скачать книгу
Бераз вакыт бир. Тормышымны, күңелемне җайларга мөмкинлек бир. Шуны онытма: минем саф күңелем, ихлас мәхәббәтем, сине өзелеп ярата торган олы йөрәгем бар. Хәтерем бар, иманым бар, хыялым бар…

      Барысы өчен дә кичер мине, кадерлем. Сиңа китергән кайгы-борчуларым өчен кичер!

      Һәм… мең-мең рәхмәтләр сиңа! Тугрылыгың өчен, сабырлыгың өчен, кече күңеллегең, олы йөрәгең өчен рәхмәт!

      Вәгъдә – иман. Сиңа вәгъдәмне, сүземне бирәм – мин тиздән олы тормышка, кешеләр арасына кайтачакмын. Син әле минем белән горурланачаксың…

      Мин тормышны шундый сагындым, Зөһрә! Мин сине өзелеп сагындым!

      Көт мине, көт!

      Синең Таһирың».

      Зөһрә яшәгән йортны эзләп табу кыен булмады. Фатиры да икенче катта гына икән. Әмма ишек бикле иде. Таһир нишләргә белмичә таптанып торган арада, каршы яктагы ишек ачылып китте. Аннан берсеннән-берсе тазарак ир белән хатын килеп чыктылар.

      Ишек төпләрендә торучы сәләмә сукбай шикләндергәндер шул. Әзмәвердәй ир шундук сорау ала башлады:

      – Син кем?

      – Почта… Ә-ә… Таһир.

      – Нәрсә кирәк монда?

      – Менә бу фатирның хуҗасын көтәм.

      – Син аның кеме?

      – Беркеме дә түгел.

      – Шулай булгач?

      – Нәрсә?

      – Шулай булгач, ычкын моннан, пока исән-сау чакта.

      – Юк, миңа Зөһрәне күрергә кирәк.

      – Ычкын, диләр моннан! Ну?

      – Мин нишләгән соң? Мин просто көтәм… Беркемгә дә тимим…

      – Син нәрсә, аңламыйсыңмы әллә? Кулны пычратасы килмәгән иде… Юньле чакта күз алдыннан олак! Юкса…

      – Нәрсә «юкса»?..

      – Күзеңне төртеп тишәм! – Теге бәндә, ике бармагын тырпайтып, Таһирга табан килә башлады.

      Ләкин Таһир белә: көч тәннән түгел, җаннан! Шуңа да курыкмый.

      – Чыкмыйм. Син мусор түгел, мин шалава түгел!

      – Әле шулаймы? Хәзер мин синең бетле башыңны сугып ярам!..

      – Кем кемнекен ярыр әле…

      – Ах, урам бич-ч-чурасы!.. – Теге гәүдә, аю кебек алпан-тилпән атлап килде дә кизәнеп сукмакчы булды. Ләкин сугарга өлгерә алмый калды. Ул кизәнгән арада, Таһир яшен тизлегендә үрелеп, аның иягенә бәреп алды. Әзмәвердәй ир заты бераз чайкалып торды да, артка таба янтаеп, стенага барып бәрелде, аннары шул стена буйлап салмак кына идәнгә шуып төште.

      Янында басып торган хатынга шул җитә калды, ул, җир ертып кычкыра-кычкыра, баскычтан аскы катка ташланды, аннары урамга ук атылып чыгып китте. Аның:

      – Үтерәләр!.. Үтерәләр!.. Милиция!.. – дип ачыргаланып кычкырган тавышы шактый вакыт һаваны ярып торды әле.

      Ир кеше, бераздан исенә килеп, Таһирга күтәрелеп карады, аннары ыңгыраша-ыңгыраша торды да фатирына кереп бикләнде, теленә нәрсә килә шуны әйтеп сүгенергә кереште.

      Таһир дәшмәде. Зөһрә ишеге янына барды да, хуҗасының ишек ачуын көтеп утырган эт кебек, стена буена чүгәләп, сабыр гына көтә башлады. Күңеленә Бөкенең «Әдәплелеккә әдәпсезләрдән дә өйрәнеп була» дигән сүзе килде. Елмаеп куйды: ә үзе