Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Галимҗан Гыйльманов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-529-803132-5
Скачать книгу
хезмәт итәм. Училище буенча укытучым Хәсәнша ага кул астында эшлим. Бик әйбәт кеше ул. Изге җан иясе. Шушы карт мине рәсем ясарга өйрәтте. Портрет, сурәт төшерергә өйрәтте. Беләсеңме сурәттә иң мөһиме нәрсә? Күзләр! Менә шул күзләргә җан өрергә өйрәтте Хәсәнша ага.

      Ачуланма, бу хатымда бүгенге халәтем, күңел хисләрем хакында язмадым. Әгәр язган булсам, ул хаттагы һәр сүз бертөрле генә яңгырар иде: сагынам, сагынам, сагынам, сагынам, сагынам…»

      «Зөһрә, кадерлем!

      Мин кулыма тагын кәгазь һәм карандаш алдым. Сурәтеңне төшерәм. Мин бит кайчандыр бик күп ясый идем, хәтта яшь рәссамнар күргәзмәсендә дә катнашканым булды.

      Кулым каләм-карандашны сагынган. Ә күзләрем синең гүзәл образыңны өзелеп сагынган… Тагы ни кирәк? Менә дигән портрет килеп чыкты. Әмма… барыбер үзең түгел инде. Син бит үз сурәтеңнең иң уңышлы, иң талантлы варианты!..»

      «Зөһрә, кадерлем!

      Мин һаман үз-үземне тиргим. «Соңгы очрашуда нигә ышандыра алмадың? Ышандырырлык сүзләр уйлап тапмадың… Шундук бирештең, сындың, сыгылдың, хәтта җебеп төштең, – дип битәрлим. – Яратмаса соң, яратырга да өйрәнергә мөмкин бит. Өйрәнер иде әле, сиңа бераз сабыр, түзем, чыдам гына булырга кирәк иде. Һәм… аның үзен дә өзелеп-өзелеп яратырга кирәк иде… Их син, пешмәгән!..» – дим».

      «Зөһрә, кадерлем!

      Бүген күңелем белән синең янда булып кайттым. Имеш, син якын дусларыңны туган көн мәҗлесенә җыйгансың… Һәркем тост әйтә, матур теләкләр тели, котлый, бүләкләр бирә… Миңа да чират җитте. Ләкин ни бу? Әйтергә дип әзерләгән бөтен матур сүзләремне оныттым да куйдым. Торам шунда бүкән кебек. Син дә үзеңнең матур күзләреңне мөлдерәмә тутырып карап торасың, җитмәсә… Шунда бер могҗиза булды – Ходай Тәгалә колагыма бер матур теләк пышылдады. Мин ул илаһи теләкне шундук сиңа җиткердем: «Зөһрә, кадерлем! Гомерең бәхетле, бәхетең гомерле булсын!» – дидем.

      «Зөһрә, кадерлем!

      Әнкәй минем янга кунакка килде. Аның белән рәхәт. Мин торган фатир хуҗасы Мөршидә әби дә аны шундук үз итте. Чөкердәшеп яшиләр. Бергә намазга басалар, бергә авыз ачалар, кибеткә йөриләр…

      Әнкәй бит ул күңелемдәге борчуларны шундук сизде. «Нәрсә булды? – ди. – Күзләреңдә сагыш бар, моң бар, кем рәнҗетте?» – ди. Нәрсә диим инде. Шаярган булып, елмаеп-көлеп, сүзне икенче якка борып җибәрәм.

      Әнкәйнең шул соравына да күңелем була тагын. Ул үзе дә җавап өчен сорамый кебек. Хәлен, сагышын, кайгысын җиңеләйтим дип сорый бугай…»

      «Зөһрә, кадерлем!

      Әнкәй синең сурәтеңне табып алган. Юк, мин аны яшермәдем дә. Шүрлектәге китаплар арасына гына кыстырып куйган идем. Әнкәй озак кына шул сурәтеңә карап торды да: «Чибәр бала. Самими җан. Акыллы. Тәүфикълы. Тик ул синеке түгел», – диде. Каян белгән ул? Мин бит синең хакта аңа берни дә әйтмәдем. Күрәсең, бу сурәткә мин үземнең иң ихлас хисләремне, бетмәс-төкәнмәс сагышымны, күңел тетрәнүләрен төшергәнмендер… Шулайдыр…

      Дәшмәдем. Сүземне йотып, хисемне тыеп калдым. Ә әйтәсем бик тә килгән иде. «Мин аны сөям, яратам. Ул минем язмышым, киләчәгем, бәхетем…» диясем килде. Дәшмәдем. «Яратам» дигәч, «ә ул мине яратмый» дияргә тиеш идем