Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Галимҗан Гыйльманов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-529-803132-5
Скачать книгу
ул вакытта, Таһир… Әкияттән чыккан бер серле зат кебек килеп чыктың да, гипнозлап, үзеңә гашыйк итеп китеп бардың… Их, Таһир!..

      – Зөһрә, менә бит мин, менә! Ник елыйсың? Кичер мине, зинһар, кичер… Әнкәй хакына кичер, киләчәгебез, бәхетебез хакына кичер… Зөһрә!

      – Кичерер идем дә… Без бүген, имтиханнар алдыннан, загска гариза биреп чыктык. Аңлыйсыңмы шуны, юкмы? Без… өйләнешәбез, Таһир…

      – Сез? Син? Шушы Таһир беләнме?

      – Әйе, шушы Таһир белән. Үзем тәкъдим ясадым…

      – Зөһрә, бу… Бу минем төшемме? Чемет әле, ә?

      – Өн бу, Таһир, өн! Ник тагын кузгаттың йөрәгемне, ник борчыдың күңелемне? Ник килдең?

      – Белмим… Мәхәббәтем алып килде… Мин бит сине бик сагындым!

      Зөһрә дәшмәде. Ул, бөтен җан-рухы белән басылып, тын гына елый иде. Таһир аның иелгән башын күкрәгенә алырга, назлап, иркәләп сыйпарга, сөяргә теләде… Юатмакчы булды. Ләкин урыныннан кузгала алмады, каккан казык кебек басып торуында булды…

      – Туегыз кайсы көнне?

      – Бер айдан…

      – Зөһрә, мөмкинме, мин сиңа хат язам… Туегызга кадәр язам, һәр көнне язам. Минем сиңа әйтер сүзләрем күп җыелды. Мин аларны үзем белән алып китә алмыйм, алар мине синнән җибәрмәячәкләр…

      – Яз, Таһир, яз… Хат кына язарга ярый…

      …Таһир утыз көнгә утыз хат язды. Утызынчы хатны почта тартмасына төшергәч, өенә кайтып әйберләрен җыештырды да, әнкәсеннән бәхиллек алып, күзе кая караса, шул якка чыгып китте…

3

      Таһир Зөһрәсен әнә шулай югалтты. Ә югалтмыйча табып булмый. Аның гомер күгендә кояш сүнгәндәй булды. Күңелендә туктаусыз чыңлап торган моңлы да, дәртле дә көй ишетелмәс булды. Яшәвенең мәгънәсен, тормышының гамен югалта язды. Әмма тиз генә бирешергә дә теләмәде. «Җилгә йөзеңне куй, – ди иде аңа күршедәге Шакир карт. – Аркаңны куйсаң, йөзең белән егылуың бар». Таһир да, җилгә йөзен куеп, язмышына каршы китте. Ләкин каршыга искән җил-давыллар көчлерәк булып чыкты, ул иң элек башын иде, билен бөкте, аннары тезенә төште, соңыннан бөтенләй биреште, тормышның иң иләмсез һәм мәнсез төбенә сузылып ятты…

      …Ташландык йортның ташландык бүлмәсендә кергә каткан сәләмәләргә төренеп яткан Таһир үткәндәге тормышы хакында уйланды. Үткәндәгеләрне исенә төшерергә яратмый ул. Әмма бүген хәтерен күңеленә якынрак җибәрде. Шундый тойгы, шундый хис – бүген нәрсәдер булыр кебек… Йөрәге сизенә, рухы тынычсызлана – нидер булыр кебек… Шуңа да Зөһрә исенә төште, әнкәсе күз алдына килде. Шушы ике образдан башка берни дә юк аның теткәләнеп, җәрәхәтләнеп беткән үксез күңелендә.

      Нидер булыр кебек… Ни булыр? Нәрсә булыр соң?

      Йортның төрле бүлмәләренә таралган сукбайлар торып чыга башладылар. Көн көзгә авышып килә. Төннәр суынды. Өшеп, калтыранып йөргән Люмингә карап гайрәтең чигәр, билләһи. Үзе Уралдан, ә үзе аз гына суыкка да чыдамый, зәңгәрләнеп-күгәреп чыга…

      Учак исе, шулпа исе таралды. Димәк, Сало торган, ашау ягын кайгыртырга керешкән. Таһир да торды. Уң як янбашы һаман сызлый, иртән торганда бигрәк кыен – хәрәкәтләндереп, язып җибәрмәсәң, көне буе гарип-гораба кебек йөриячәк