– Кая Фәйзерахман? – ди. – Эчкән, диләр. Син түгел идеңме рульдә?
– Юк, мин бит йөртә белмим.
– Нинди хәл бу? Тегендә дә пропан, монда да пропан, – дип, Рәхимулла абый кузгалып китә.
Бер елны Николай белән мин урманда печән каравылында. Рәхимулла абый оя эчендә кемнәр беләндер кәефләнеп утыра. Югарысонлылар хәбәре килеп ирешә: «Наил атына печән төяп бетерде».
Киттек. Наил абый атына дугадан киң итеп кипкән печән төягән дә кайтырга кузгалган.
– Бушат! – дип кычкырды Рәхимулла абый, атны йөгәннән тотып алып.
– Юк, бушатмыйм! Шул нәрсә, бу нәрсә!
– Бушат, соңгы тапкыр әйтәм.
Николай тел әрәм итеп маташмады. Сәнәк белән кирәмәйләп биреп, Наил абыйны йөктән сугып төшерде. Печәнен оя янына илтеп бушаттык.
Минем җир Кардон авылы белән янәшә иде. Мин, каравылчы булгач, кич белән генә оя янына барам. Иртән һәм көндез тырыша торгач, үземнең кишәрлекне чабып та бетердем. Әле бер кеше үз җирен чапмый бит. Ә без Николай белән, кеше чабарга керешкәнче үк чабып, киптереп, теге пропан машинасы белән алып кайтып, бер йөк мал ризыгын сәндерәгә өеп тә куйдык. Әни әзсенә: «Ай буе, унбиш көн буе йөреп», – ди.
Менеп киттек беркөнне Николай белән, машинага утырып. Икебез дә каравылчы, урмандагы эш торышын беләбез. Хөкүмәткә печән тапшырылып бетте. Ике печән оясы калды. Анысын Рәхимулла абый йә үзенә алып төшә, йә бер очраклы килмешәккә бирә. Ә без бит ничә атна буе каравылда торган, аны да, печәнен дә саклаган кешеләр.
Күрдек. Рәхимулла абый оясы эчендә йоклап ята, салмыш. Икенче оя шактый еракта. Оя печәнен, барып, машинага ипләп кенә төядек. Үзебез ясаган оя, аңа кергән печән инде, калын итеп өйгән идек Николай белән. Шәп бер йөк булды бу. Алып төшеп сәндерәгә өйдек тә, чәйләр эчкәндә, Николай әйтте: «Күңелдәгечә булды бу, Рәмзил малай, каравыллаган өчен безгә шымытыр иде, ну, башың да эшли инде», – диде. Ә минем башка даһи фикер килде.
– Әйдә, меник, Николай. Абзый нәрсә дип уйлар икән?!
– Әйдә соң.
Без менгәндә, Рәхимулла абый кемнәр беләндер кәефләнеп утыра иде.
– Теге оя янына туктаган идек, кемгә бирдең син аның печәнен, шыр таяклар гына калган, Рәхимулла абый? – дибез.
– Чынмы, әйдә әле, – ди бу, аптырап.
Машинадан мәче җитезлеге белән сикереп төшкән Рәхимулла абзый сөялгән колгалардан торган шәрә шалашны өч-дүрт әйләнеп чыкты да:
– Сиңа дигән печән иде бит бу, Рәмзил! – дип, миңа карап катып калды. Ә тегесе Николайга иде.
– Ярар, тегесен Николайга алып төшик. Миңа утын гына бирерсең бер-ике машина, Рәхимулла абый, – дип, миңа Ходай тел ачкычы бирде.
Николайга төяп алып төштек теге печәнне. Шуның белән ул елдагы печән кыйссасы тәмам булды. Ә миңа ике машина имән утыны да бирде рәхимле Рәхимулла абый.
Соңгы елларда эчүен ташлады ул. Акыллы, сабыр, әйткән сүзендә нык торучы чын татар иде. Элекке маҗаралы,