Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рафаил Газизов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803348-0
Скачать книгу
бәйрәм инде ул урманда печәнгә төшү. Кызлар, егетләр шунда таныша. Китә шуннан егетләрнең әле Югары Сонга, әле Кирмән Башына җәяүләп, сәпидтә, мотоциклда кызлар янына чабулары. Аннан туйлар башлана.

      Рәхимуллага, печәнгә төшкән көнне үк, иркен аланда зур оя коралар. Яңгыр чиләкләп яуса да, су үткәрми торган, хуш исле, киң күңелле шалаш олы тормыш белән яши башлый.

      Монда патша тәхете генә җитми. Баш урманчы, мәктәп директорлары, печән өстендә төп йорттагыларга булышырга кайткан галимнәр, шәһәрдә төрле җаваплы эшләр майтаручы вак түрәләр, укытучылар, колхозчылар – кемнәр генә узмый бу сихерле оя аша. Колхоз рәисе генә килми, чөнки урманчы аның эшенә аяк чала. Колхозчылары эш ташлап урманга китә. Үзе печән бирмәгәч, ныгытып тыя да алмый.

      Ләкин бер аерма бар. Һәр кунак белән бу ояга берсеннән-берсе затлы ризыклар һәм… хәмер агыла. Шалашның печән стенасы дистәләгән җирдән кесәләнгән була, һәм һәр кесәдә төрледән-төрле шешәләр утыра.

      Авыр Рәхимулланың эше: барысы белән дә сөйләш, аша, эч. Алайса, санламаган кебек. Бераз черем дә итеп алгалый, ләкин кеше өзелми, иртә юк, көн юк, кич юк, хәтта төнлә дә буш түгел.

      Үзен зурлаудан башы әйләнәме Рәхимулланың, мактауга чыдый алмыймы, буе озынайганнан-озыная бара. Әллә ябыга гынамы? Ул, черем итә-итә, иртәне, кичне бутый башлый. Оясыннан килеп кенә чыга, каршыда тагын берәү басып тора. Холык уйный башлый:

      – Син кем? Нишләп торасың син монда?!

      – Мин әле бу, Рәхимулла абый. Сөйләшәсе иде.

      – Сиңа печән юк!

      Рәхимулла елт итеп кире ояга кереп китә. Аның тырт-пырт холкын яхшы белгән кеше кире борылып китү турында уйламый да. Төп башына йә арбага барып утыра.

      Ике-өч минут вакыт үтми, тамашачы карап тормагач, үзенең бөеклеген раслый алмаган патша оя тишегеннән башын тыга да:

      – Нишләп утырасың анда, тау башында торган Ризван каены кебек, кер, әйдә.

      Ял иткән Рәхимулланың да карыны ачкан. Суган кыягы белән салкын бәрәңге дә үтә. Кунакның катыгы да сөт өсте белән болгатылган икән.

      Язгы ташкын тынганнан соң үз ярларына әйләнеп кайткан инеш кебек сабыр, акыллы урманчы белән кунак гөр-гөр сөйләшәләр, оядан көлгән авазлар, пыяла чыңлаган тавышлары ишетелә.

      – Син өч көннән шушында мен. Хәзер сиңа кишәрлек күрсәтеп йөрсәм, халык нәрсә уйлар? Иртәгә үк менеп булышкалап йөрсәң, гел шәп буласы. Килештекме, кәкә?

      – Менәм, Рәхимулла абый, син әйткәч бетте-китте инде ул. Сау булып тор. Исәнлектә.

      Кунак, дәртле атлап, Кирмән Башы юлына борыла.

* * *

      Ниһаять, сәгать 10 да соңгы печән кибәне машинага төяп озатылды. Рәхимулла халыкка рәхмәт әйтте: «Хәзер үзегезнекен эш итегез, Ходай көнен бирсен», – диде. Үзе конторга чыгып, печән тапшыруны барлап, баш урманчы белән күрешеп килде. Әлбәттә, иң күп печән аның күзәтүендә булган урманнан чыгарылган иде. Бу һәр елны шулай. Горурланырлыгы да бар шул.

      Ояга кайтса, аны унлап кеше көтә иде. Болар арасында быелгы печәндә булышучылар да, бүген генә күренгәннәр дә бар икән. «Әйдәгез, – диде дә,