Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Вахит Имамов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-03543-9
Скачать книгу
бер хәл, алар, таласа да, көймә белән каекларына сыймаган байлыкны барыбер дә ташлап китәләр бит. Алар яшь кызларны да көтү-көтү итеп коллыкка алып китми, монда гына әтәчтәй таптыйлар да, эсселәре басылгач, барыбер югалалар. Ә менә шулар эзеннән килеп җиткән кенәз алайлары каза да каза инде. Алары сыңар көбә белән калканны да, ат вә сарыкны да калдырмый. Өстәвенә җария итеп тоту өчен меңәрләгән безнең чибәрләрне үзләренә алып китмичә калмыйлар бит шулар. Каладан чыккан чакта ут ташлап калдырырга да онытмыйлар. Интек аннан ел буена яңа бура бурап, дивар корып. Аякка бастырдык бугай дип, тураеп, маңгай тиреңне сөртергә өлгермисең, икенче бер кенәз килеп җитә. Шуннан менә тернәкләнеп кара.

      – Урысларны Болгарга кертми калган, куып җибәргән чакларыгыз да булды лабаса. Кырымда яшәсәк тә, без дә ишеттек бит, – ди Карабәкнең «куз ташлавына», әлбәттә инде, Җәүдәт яугир кабынып китми калмый.

      – Шулай шул, алты ел элек кыш башында урысларның берьюлы өч кенәзләре ияртеп килгән гаскәрен Болгарга да, Казан эченә дә якын җибәрмәдек. Юкса Болгар каласы өстенә бик шәпләнеп ташланганнар иде. Уен-муен түгел, Чулман яклап, козгын өере сыман, берьюлы егерме мең ирләре диварга ябырылды. Өсләренә кайнап торган сумала, мичкә-мичкә сулар, арбасы белән таш коябыз, юк, күзләре тонган үгез шикелле һаман үрли болар. Янгын элгән бүрәнәләр тәгәрәтә башлагач кына беркадәр чигенделәр, мәгәр барыбер дә яуга ыргылу бит исәпләре. Шуннан Хәсән бәгебез туплардан ядрә очырырга әмер бирде инде…

      «Хәсән» исемен ишетеп алуга ук Карабәк капылт әсәренде, читтән күз ташласаң, бу мизгелдә ул үзе дә, чукышырга әзерләнгән әтәч төсле, иңбашларын кабарткан, сулыш алулары да кайнарланган иде, әмма моны яугир Җәүдәткә генә бик үк сиздермәде.

      – …Ун туп берьюлы ут бөркегәч, һәммәбезнең колаклары тонды, диварларга чаклы дер-дер килде. Урысларның да коты алынды шул. «Кыямәт, кыямәт! Шайтан, шайтан!» дип үкерә-үкерә кирегә сикерделәр. Өнсез калган атлары, котырынып, җайдакларын җир өстенә койды. Ул гына җитмәгән, Хәсән бәк капкаларны ачты да дөяләргә атланган аерым бер алайны яу кырына ташлады. Акыра-акыра, ике өркәч арасына таккан бакыр табак-комганнары белән ду куптарып өсләренә килгән дөяләрне күргәч, ат бичаракайлары тәмам шашты. Җайдакларын коеп төшерү генә түгел, аларның йөгәнен җибәрми йә авызлыкларыннан эләктерергә маташкан урысларны да таптап бетерделәр. Аннары барысы да, бүре өере куа килгән сыман, ачык дала ягына торып качты. Шуннан яу тукталды. Урыс кенәзләре безнең янә туплардан ут ачудан шүрләп тора. Ә чынында бездә уч төбенә кырып салырлык та дары калмаган шул. Иллә мәгәр Хәсән бәк моны сиздерми, ул безнең өчен отышлы солых төземәкче…

      – Ә ни өчен солых? Хәсән бәккә анысы ник кирәккән? Сез инде тулы җиңүгә дә ирешә алырлык хәлдә булгансыз бит, – дип, Карабәк ярсый-ярсый бүлдерсә дә, Җәүдәт бирешмәде.

      – Урыслар ниндидер качак соран аша бездә дары юклыкны да, каладан тышка чыгып яуга ташланырдай чирү калмавын да белеп өлгергәннәр. Кенәзләр, әтәчләнеп, ун мең тәңкә