– Ни пычагыма дип чит кенәзлек эшенә тыкшынып йөрисең син, сасы чүл бүресе? Нигә мәскәүлеләрне миңа каршы котыртып яттың монда?
Остейның сер бирмичә елмаеп торуы Туктамышның соңгы түземлек серкәсен дә сытты. Менә ул ятаганын югары күтәрде дә күз ачып йомганчы килмешәк кенәзнең муенын кыеп та төшерде. Аннан инде, ярсуын тыя алмыйча, нәүкәрләре ягына борылып, катгый әмер бирде:
– Мәскәү эченә алга! Каланың бер генә сараен да калдырмыйча кырып бетерегез! Каланы бер тәүлек буена таларга тулы ирек бирәм. Мәскәү урамнарына сыймаган төмәннәр бистәләргә чапсын. Дмитрийга буйсынган Можай, Звингурыд, Бороу, Руза дигән калалар борын төбендә генә. Алардан тыш, имеш, әле аның үз исемендәге Дмитрий каласы, Юрий илә Вүлдәмир кенәзләрнең зур-зур кирмәннәре, кайтыр юлда җебегән кенәз үзе качкан Коломна каласы бар. Берсен дә кызганып тормыйча, акыртып талагыз. Үзен Искәндәр Зөлкарнәйн дип саташа башлаган куркак кенәзнең Алтын Урдага ясак илткәне юк. Сез Дмитрий малын түгел, ә шул карак кысып-кымтып калган Урда нигъмәтләрен үзебезнең йортка алып китәсез. Ул карак кенәз гомер бакый гафу кылынмаячак! Моннан ары урыс кенәзләренең сыңары гына булса да минем каршыма ярлык өчен шуышып килмичә карасын!..
12
Карабәк Болгар каласында имән бүрәнәләрдән яңа дивар күтәртү белән мәшгуль иде. Туктамышның Мәскәүне тез чүктереп кайтуын ишеткәч, хәйранга калды. Ханның Сарай тәхетенә менүенә ике ел чамасы гына булып килә, ә ул әнә үзен Чыңгыз сәрдәр, Бату сәрдәр тиңе санап йөргән Дмитрий кенәзне дә бик тиз кан костырды. Каты куллы, усал тотынды бу. Аның һәрчак миһербанлы, мәрхәмәтле булып хакимлек кыласына өмет баглап яшәү – нык саташу. Эт симерсә, хәтта үз оясында үсеп җиткән көчекләрен дә артыксына, талый-тешли башлый. Ә Карабәк – көндәш. Туктамышның, казна коргаксыды йә фәлән дошман миңа сугыш белән яный дигән кырык сәбәп табып, иртәгә дә, аннан соң да бертуктамый Карабәкнең баш түбәсен чүкеп торуы бик мөмкин. Их, үзбаш булып, беркемгә дә буйсынмыйча яшәрдәй дәүләт төзергә иде дә! Әнә, башка чыгып, үз йортын һәм келәтләрен корып яшәгән гаиләгә бер күрше дә «Ник сыерыңны иртә-кич савасың» йә «Нишләп әле бер каз оясы бәбкә үрчетәсең» дип кереп бәйләнми бит. Балаларыңа дога ятлатасыңмы син, әллә инде аларны типкәләп йөртәсеңме – анысына да читләр тыкшынмый. Бер күрше икенчесенә ясак түләүне, сугыш аты яисә яугир бирүләрне, бер-берсенең каралты-кураларын җимереп китүләрне, талауларны белми. Күршеләрнең бер-берсенә гозере төшә икән, сәнәк кирәк булса, оны бетеп китсә, кибән куйган йә йорт күтәргән чакта ярдәм кирәк булса, ахыр чиктә инде килен төшерсә йә кызын кияүгә бирсә… Ә дәүләтләр шушы кагыйдәне боза, кара гавамга түгел, ә менә казнага, ил табынына хуҗа булып алган таҗдарларга һаман байлык җитми. Һәммә сугыш, барча даулашулар санаулы