Китап (җыентык). Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
хәбәр җибәрергә кирәк. Беренче булып дөрес җавапны әйтүчеләргә – биш мең сум акча. Әлбәттә, тамашачылар шылтыратып кына тора. Тик берсе дә дөрес җавап бирми. Билгеләнгән ике минут вакыт инде үтеп китә, һәм алып баручы кыз тагын уфтанырга мәҗбүр була.

      – Ике минут үтеп тә китте, – ди ул, авыр көрсенеп. – Әмма минем сезне бәхетле итәсем килә. Шушы хәрефләр ярдәмендә акча эшләр өчен, сезгә тагын ике минут вакыт бирелә. Мин бүләкнең бәясен алты меңгә кадәр күтәрәм һәм сезнең җавапларны көтәм. 72344 номерына шылтыратып дөрес җавапны әйткән кешене алты мең сум бүләк көтә. Хәзер үк шылтыратыгыз! Әгәр соңласагыз, сезнең алты мең акчаны бүтән кеше алачак. Менә безгә шылтыраталар да. Мин аның җиңүче икәненә шикләнмим. Алло!..

      – Исәнмесез, – ди ягымлы хатын-кыз тавышы, – мин теге сүзне әйтергә телим.

      – Исәнмесез, – дип елмая алып баручы, – мин сезнең җиңәчәгегезгә шикләнмим. Рәхим итегез!

      – Дорога!

      Кызның артында җиңелчә генә бәвелеп торучы декорация бер мәлгә тынып кала. Кыска вакытлы матәм музыкасы ишетелә. Хыялларның җимерелеп төшүен хәтерләткән музыка.

      – Кызганычка каршы, дөрес түгел! – дип үпкәли алып баручы кыз. – Уенның шартларын тагы бер тапкыр исегезгә төшерәм. Бары тик шушы алты хәрефтән генә торган сүз табарга кирәк… Безгә тагын шылтыраталар. Алло!

      – Сука җыен! Ненавижу! – дип, кулындагы трубканы атып бәрә Гуля. – Ник мине туры эфирга үткәрмиләр?!

      – Ә нәрсә диләр соң?

      – Нәрсә дисеннәр!.. «Сезнең хәбәр компьютерга язылды. Якын арада туры эфирга чыгачак».

      – Димәк, көтәргә генә кирәк. – Мин елмайгандай итәм.

      – Инде унынчы тапкыр шулай диләр ич! – Гуля миңа нәфрәтләнеп карый, – Теге сүздә дә шулай дигәннәр иде. Чыгармадылар.

      Мин сүз әйтмим. Экран астыннан үткән титрларга карап алам. Анда әлеге хезмәтнең түләүле булып, бер шылтырату бер доллар торуын хәбәр итәләр. Мин эчтән генә Гуляның якынча өч йөз сум акча «эшләвен» билгеләп үтәм. Әмма моны сиздермим. Чөнки бөтен гаеп үземдә. Әлеге тапшыру башланып, экрандагы хәрефләр күренү белән, нинди сүз булырга тиешлеген әйткән идем. Гуля телефонга ябышты. Анысында җиңеп чыгалмагач, икенче биремгә тотынды. Д О Г О Р О. Әлеге сүзләр күренү белән, ул миңа төбәлде.

      – Огород, – дидем мин, – О Г О Р О Д.

      Һәм менә…

      – Бәлки, башка каналга күчәрбез…

      – Юк! – Гуля диванның бер башында яткан телефонны үрелеп алды. – Монысын карыйбыз.

      Ул тагын номерлар җыйды. Һәм корт чаккандай кычкырып җибәрде:

      – Шайтан! Анаңны!

      – Нәрсә булды тагын?

      – Телефонда акча беткән!

      – Әлбәттә, бетәргә тиеш! – дидем мин. – Бу уенның максаты – күбрәк кешене шылтыратырга мәҗбүр итү бит. Шуңа да һәркемнең башы җитәрдәй җиңел сораулар куялар. Күбрәк кеше шылтырата икән, димәк, күп акча эшләнә. Син экранга кара, барысы да психология кануннары буенча корылган. Бөтен тәнеңне йомшарта торган ягымлы музыка, җиңелчә