Китап (җыентык). Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
Мәхәббәт уеннары бары тик аларның күзен каплау өчен генә, автоматик хезмәтләндерү системасы тарафыннан көчләп тагылган бер шөгыль булып күренде. Нормаль кеше ул кадәр назга бирелә алмый. Бу – нормаль күренеш түгел. Уйлап карасаң, нормаль булмаган күренешләр санап бетергесез иде. Мәсәлән, аларның бер дусты да юк. Алар беркем белән дә йөрешмиләр, хатыны белән беркайчан да өйләреннән чыгып кая барганнары булмады. Башка фатирда яшәгән чакларында да, аларның барысы да гади һәм ачык иде – эшкә бару, өйгә кайту, ашау-эчү, юыну, сөю назлары… Хәтта күршеләрендә кемнәр яшәгәнен дә белмәделәр, аларның берсен дә күргәннәре булмады. Ә бит бер тирәдә яшәүчеләр кайчан да булса бер очрашырга тиеш. Ә алар…

      Китап моңа кадәр буылып яткан уйларны иреккә җибәрде. Уйлаган саен, әлеге тормышның кыеш яклары күзгә күренә барды, сораулар өстенә сораулар туды, ә бернинди дә җавап табылмады.

      Илдар, бу шәһәрдә күптән яшәсә дә, бары тик берничә кешене генә белә иде: Рамил Әхмәтовичны, Илдусны, Зифаны, ишек төбендә утыручы вахтёрларны, Ләйләне… Һәм… һәм… Һәм башка беркемне дә… Шулай гына микәнни соң? Аның бу хакта беркайчан да уйлаганы юк иде. Әле менә гомер буе яшәгән шәһәрендә танышларының шулкадәр аз булуын ачыклагач сискәнеп китте. Ничек алай булырга тиеш инде?! Болай булырга тиеш түгел, ул бит башка кешеләр белән дә таныш булырга тиеш иде…

      Таныш… Танышу… Ә Ләйлә белән кайчан таныштылар?

      Илдар моны һәрвакыт исендә тотадыр шикелле иде. Әмма әле хәтерли алмады. Хәтта елның нинди вакытында икәнен дә… Җәй көне идеме ул, язмы, көзме, кышмы?.. Кайда булды бу хәл – урамдамы, эштәме, яки башка җирдәме? Аларның Ләйлә белән беркайчан да бу хакта сөйләшкәннәре юк иде. Әмма Илдар үзенең Ләйлә турында бөтен нәрсәне дә белүенә тамчы да шикләнми иде. Әле менә төрле сораулар биреп карады да берсенә дә җавап таба алмады.

      Ничә ел бергә яшиләр алар?

      Туйлары кайчан булды?

      Ләйлә – кайсы як кызы?

      Бу коточкыч иде.

      Илдар курку катыш кызыксыну белән кулындагы китапка карап куйды. Бәлки, китап аның хәтерен алгандыр? Ә моңа кадәр ул боларны белә идеме соң? Белә иде. Һәрхәлдә, белүенә ышанычы нык иде. Ләкин әлеге китап аның танышларын, аралашкан кешеләрен оныттыра алмый ич инде. Илдар сагаеп калды. Әгәр аның хәтерен китап алган икән, Ләйлә хәтерләргә тиеш. Ул белергә тиеш. Ул бит китап укымады.

      – Илдар, син бүген җитәрлек шөгыльләндең, – диде ягымлы тавыш, – ял итәргә вакыт.

      Ләкин Илдарда ял кайгысы түгел иде инде. Башында кайнаган сорауларга җавап табарга кирәк иде. Һәм моңа бары тик Ләйләне уятып кына ирешеп була.

      – Илдар…

      Тавыш хаклы иде. Чынлап та, китап укудан әле туктап торыргадыр. Монда язылганнарның һәммәсен берьюлы кабул итсәң, чиргә сабышуың да ерак түгел. Илдар китапны урынына куйды да системадагы дискны алыштырырга әзерләнде. Һәм кинәт миенең кайсыдыр өлешендә бер уй ялтлап китте. Әйе!.. Хәзер ул дискны алыштырачак һәм… барысын да онытачак. Автоматик хезмәтләндерү системасы,