Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марсель Галиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03271-1
Скачать книгу
генә, ул арып-талып кайта: «Биш сыер җәнлеген суеп тунадык…» – ди. Шул көндә үк гуртотправ тана түшкәләрен атка төяп, Бөгелмәгә юл тота. Илленче еллар бит, каты заман, малның бер тоягын җуйса да, үз башын бүкәнгә куячаклар. Хөсниттәйләр өендә көн дә сый-мәҗлес, табын иттән сыгылып тора, диләр. Бу сүздә бераз хаклык та бардыр, чөнки авыллар аша үткән чакта, гурт көтүенә хуҗалык маллары да ияреп китә, бер-ике көннән иясе табылмаса, алкасыз малны чалып, корбан итәләр.

      Безнең дә бер көздә тана бозавыбыз югалды. Бөгелмәгә җитәрәк, Толчайкадан барып тапты әти. Гуртка ияреп киткән булган. Гуртотправ: «Бер көнгә соң килгән булсаң, абзый, бозавыңны хәл итә идек», – дигән.

      Ничә тапкырлар гурт узгандыр безнең авылдан: танасы, сарыгы, тай көтүе… Беренче тапкыр без дуңгыз көтүен дә күрдек. Лайлага баткан бу шыксыз җанварларны тамаша кылырга бөтен оч җыелды. Борыны такта белән бәреп тигезләнгән сыман, кызыл каймалы, тасрайган күзле бу хәшәп хайваннарны минем беренче күрүем иде. Аптыраудан гаҗиз калып, өлкәннәрнең сүзләренә колак салам:

      – Әнекәйгенәм! Урыс шушы нәмәстәкәйне асрый микәнни?!

      – Табигать ялгышыдыр бу!

      – Бу шакшының итен ничек ашамак кирәк!

      – Ничек кенә ашадык әле! Сугышта Әмерикә салосы булмаса, ачка киселәсе идек.

      – Күзеңне йомып кабып җибәрәсең тоз сибелгән кара ипекәй белән… Ашказаны телсез Нуриәсма кебек шым була. Өшетми дә…

      Дуңгызларның җыбылҗык исе Хөсниттәйләрнең ихата-курасында икенче язга да сакланып калган иде әле. Шуннан бирле алар ишегалдында бер чеметем дә үлән баш төртмәде. «Дуңгызның тизәге үләнне тамырына кадәр яндыра», – диделәр.

      Ә бүген… Көтәбез малайлар белән. Түземсезләнеп, тегермән янын күзәтәбез. Туйкәне узып, шуннан килеп чыгарга тиешләр. Тып-тын. Мал-туар тавышы ишетелми. Ниндидер хатын-кызларның килгәне күренә, бүтән берни юк, дисәк… Басу капкасына җитәрәк кенә күреп алдык. Казлар килә! Казлар. Адәм тәганәсе. Мондый хәлне беренче күрүебез. Казлар бер эзгә тезелгәннәр дә, елан муеннарын сузып, үзара зарланышып киләләр. Каз көтүенең бер очы Туйкә белән ике арадагы Җайлы яр чокырында, икенче очы, кәс-кәс басып, ашыкмыйча гына басу капкасыннан кереп килә. Ике яклап, шактый ара калдырып, сыек чыбык тоткан хатын-кызлар тезелеп бара. Бу бичара казларны, шулай җәяү тәпиләтеп, Бөгелмәгә кадәр ничекләр исән-имин илтеп җиткермәк кирәк…

      Казлар ихатага кертеп япкач кычкырышырга, бер-берсе белән талашырга тотындылар. Бөтен оч күкле-яшелле тавыштан тетрәп торды. Аннары… арып, карлыгып беткәч, үзара солых төзеделәр бугай, тынычланып өч көн буена тордылар. Шул арада гуртотправ каяндыр ялтыравык капчыкларда гудрон кайтартты. Аны авызы зур итеп кисеп эшләнгән тимер мичкәнең астына учак ягып эреттеләр.

      Бөгелмәгә кадәр барып җитәргә казларның тәпие юкарып бетеп чыдамас дип, шуның өчен, сыек хәлгә килгән кайнар гудронны аерым савытка алып, суыта төшкәч, берәм-берәм казларның өч япьле тәпиләрен шуңа манып-манып алдылар. Казлар башта, моның белән