Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марсель Галиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03271-1
Скачать книгу
гаскәрләрне тревога белән Мәскәү астына туплаган булганнар», – диделәр, бөтен нәрсәне белеп торучы авыл күрәзәчеләре. (Бу вакыйгага бәйле булгандыр, бәлки, Лаврентий Берия 1953 елның 26 июнендә кулга алына.)

      Юк, күпме көтсәк тә, солдатларны төяп, студебекерлар кире әйләнеп кайтмады. Ул машина моторларының эшләве колакта үзе бер көй булып хәтердә калды. Бу сиңа «ибадиба» гына түгел инде.

      Туйкәгә барышлый, Вафа абзый тегермәнен узгач, су буендагы аланлыкта солдатларның яшәгән урыннары инде җир белән тигезләнеп килә. Без умырзая дип ут сары чәчәк җыя торган дымсу-сазламыграк урында кап-кара балчыгы актарылып чыккан тәгәрмәч эзләре ярылып ята. Студебекердан истәлек булып калган. Ул эзләргә үлән баш төртмәгән. Көчле тәгәрмәчләр балчыкны төбе-тамыры белән каерып чыгарган.

      Моны мин әти белән Азнакайга, Салиха түтәйгә кунакка барырга дип юлга чыккач искәрдем. Әтине генә түгел, мине дә: «Сентябрь җитә бит, укырга кергәнче күреп калыйм», – дип, кунакка дәшеп хәбәр җибәргән Салиха түтәй – әтинең олы апасы. (Хәер, аның кече апасы беркайчан да булмаган.)

      Туйкәгә килеп җиткәндә, ялтырап, асфальт юл күренде. Солдатлар киткәч төзүче булмас инде, дип курыккан иде халык. Менә бит яктырып шәйләнә яңа юл. Тик әлегә йөрергә рөхсәт ителми икән. Кырыйдан, тагын иген кырын таптап, юл сапканнар. Һәркайда эшчеләр кайнаша. Гудрон исе килеп торган асфальт кырыендагы вак ташлы полосаларны тигезлиләр. Анда-санда таш-ком өемнәре. Эстәрле инеше кисеп чыккан турга да, куе тал каплаган сазламык турына да күпер салганнар. Калын таш баганалар арасына бизәкле рәшәткәләр беркетеп яталар.

      – Болай булгач барып чыга бу! – дип, әти тел шартлатып куйды.

      Азнакай үренә җитәрәк, асфальт, бетеп, күтәртелгән гади юлга әверелә. Һәркайда эш кайный, тракторлар, машиналар. Игене урылмыйча тапталган бодай кырына кара төскә буялган тимер рәшәткәле галәмәт озын баганалар тезеп ташланган.

      – Монда подстанция булачак, – ди әти. – Югары көчәнешле электр тогы эшли торган, – дип аңлатуны кирәк таба. Мин электрны «тотып» карамаган, «түбән көчәнешле» сен дә белмим. Манара кебек үрә баскан бу челтәрле баганалардан сузылган тимерчыбыклар аша ток йөриячәк икән. Ничек йөри – анысын шайтан белсен. Шайтанны уздырып, төгәл генә әти дә аңлата алмый, тракторист булса да…

      Азнакайның шәһәр ягында икешәр катлы шифер түбәле йортлар төзелеп килә, аскы якта – бараклар. Бер урам гел фин йортларыннан гына тора. Алсу чирәп түбәле. Бер гаиләгә әллә ничә бүлмәле, ди. Бакчасы, ихатасы бар.

      – Финляндиядән төяп алып киләләр дә берничә көн эчендә җыеп та куялар, – дип аңлата әти.

      – Монда кемнәр тора соң? – дип сорыйм.

      – Урында эшләүчеләр, улым. Безнең ише кара халыкка тәтеми мондый йортлар, – ди әти.

      Без бит рус авылындагы шикелле карадан киенеп йөрмибез. Без нишләп кара халык булыйк, ди?!

      Әнә фин йортының биек баскычыннан киң читле эшләпә кигән абзый малаен җитәкләп төшеп килә. Малае матроска кигән, ике тасмалы кудруксыз