Икенче яктан, инде гомернең дә шактый өлеше үтелгән. Мәрхүм әтисе, берәр җире сызлаган яисә авырткан вакытларда, еш кына: «Вакыт үзенекен ала шул ул…» – дип әйтә торган иде. Ул вакытта Алексий үзенең яшьлеге белән, әлбәттә, әтисе авызыннан чыккан бу сүзләрнең асылын, төп мәгънәсен аңламый иде. Менә хәзер генә бөтен барлыгы белән аңлый башлады: чыннан да, вакыт үзенекен ала, үзенекен эшли икән шул. Сиздермичә генә, секундлап, минутлап кына, тик бертуктаусыз! Әнә инде аның чәчләренә дә көмеш төшеп килә…
Аны бу Санкт-Петербургның шау-шулы тормышы да, дымлы һавасы да туйдырды, җаны тынычлык тели башлады, тынычлык. Ә ул кайда? Әлбәттә, туган-үскән якларда! Хәер, шәхсән үзе туган-үскән авылын хәтерләми дә инде, чөнки аннан чыгып киткәненә дә күпме вакыт узган! Җитмәсә, ул туган авылы дип шартлы рәвештә генә атарга мөмкин булган Пьяновода рәтләп яшәмәде дә диярлек. Хәтта бу авылны да туган авыл дип авыз тутырып әйтә алмый ул: аңа ничәдер яшь булганда (үзе хәтерләвенчә, тугыз-ун яшьләр тирәсе иде бугай), алар монда Мәскәү янындагы урыс авылыннан күчеп килгән, дөресрәге, рухани әтисен бирегә миссионер итеп җибәргәннәр. Пьяново дигән бу авыл Царёвококшайск[2] шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан иде. Әйе, ул анда рәтләп яшәмәде дә: башта әтисе аны күрше авылдагы чиркәү-мәхәллә мәктәбенә укырга бирде, – үзе рухани кеше буларак, малаеның киләчәк язмышын да дин белән бәйлисе килде. Аннары миссионерлык эше белән авылдан-авылга йөргәндә, гел үзе белән ала торган булды. Шәхсән әтисенең дә даими булышлыгы белән Алексий шактый ук төпле дини белем алды, православие дине нигезләрен бик яхшы үзләштерде.
Хәзер инде Пьяновода аның беркеме дә юк: әнисе чахотка белән бик иртә дөнья куйды, ә әтисе моннан алты ел элек үлде. Дөрес, ул чакта инде алар әтисе поп булып эшләгән күрше авылда яшиләр иде. Мөгаен, хәзер аны анда да, Пьяновода да хәтерләүче юктыр. Әтисе бик дини, өстәвенә дин әһелләренә бик үк хас булмаган нык характерлы кеше иде, мәрхүм. Кемдер әйтмешли, тешләгән җиреннән өзмичә калмый иде. Шул ук вакытта кирәк чакта аннан да йомшак күңелле кеше юктыр кебек тәэсир дә калдыра белә иде ул. Алексий әтисенең бу сыйфатларына бергә миссионерлык эше белән шөгыльләнгәндә бигрәк тә инанды. Ә бу, әтисе әйтмешли, изге эш белән шөгыльләнергә бик иртә, мәхәлләне тәмамлауга ук кереште ул – әлеге эшкә дә әтисе тартты: үзе поп булып торган чиркәүгә эшкә алды. Юк, алар чиркәүдә эшләү белән генә чикләнмәделәр, бик еш кына Царёвококшайск өязе авылларына чыгып, башка диндәге кешеләрне христиан диненә дүндерү эше белән дә җиң сызганып шөгыльләнделәр. Моны алар эзлекле рәвештә, моның бик изге миссия икәненә чын күңелләреннән ышанып башкардылар. Чөнки алар өчен бу 1552 елның 2 октябрендә Явыз Иванның Казанны яулап алуыннан соң башланган гомум дәүләти әһәмияткә ия булган, шуңа күрә иң изге эш булып саналган гамәл иде.
Әй, әтисе белән бергә кулга-кул тотынып эшләгән ул еллар! Аларның һич тә онытыласы юк! Динне чын мәгънәсендә көндәлек эш белән