Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Әхәт Сафиуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03034-2
Скачать книгу
мавыктыргыч итеп сурәтләнгән. Әсәрләр икесе дә бик укылышлы йөгерек тел белән язылган.

      Романнарда – кешеләр язмышы, милләт язмышы. Әсәр шуның белән отышлы: ул, архив материалларына таянып, тарихи дөреслек кысаларыннан тайпылмыйча язылган, андагы иң фаҗигале, җан өшеткеч вакыйгалар да – булган хәлләр.

      Гомумән алганда, шәхсән үзем язучының «Язылмаган язмышлар», «Явыз һәм кансыз тиран» романнарын авторның зур уңышы дип саныйм һәм китапка үз укучысын табуны, бәхетле язмыш телим.

      Фәйзелхак Ислаев,

      тарих фәннәре докторы, профессор

      Язылмаган язмышлар

      Православие не выработало тех нравственных идеалов, которые бы не позволяли одному человеку владеть другими.

Пётр Чаадаев

      «Барыбер чукындырабыз!..»

      Санкт-Петербург. 1718 ел, 13 нче сентябрь.

      Бүген флот атакае Алексий Раевскийның йокысы йокы булмады: ничек кенә онытырга теләсә дә, аңа моннан берничә көн элек килеп чыккан күңелсез вакыйга һич тә тынгылык бирмәде.

      Болай гадәткә кергән, хәтта инде менә ике ел буе һәр көн диярлек кабатланып торган бертөрлелеге белән тәмам эчен пошырып бетергән, туйдырган гадәти, дөресрәге, гадәти булып башланып киткән көн иде ул…

      Мичманнар флот чиркәвенә матросларны төркем-төркем иртәнге гыйбадәткә алып килә торды, ул, изге дога укыганнан соң, аларны чукындыра торды. Күнегелгән, гадәти һәм эчпошыргыч эш. Тик хезмәтең шул булгач, бернишләр хәл юк. Инде менә хәзер иртәнге гыйбадәт бетә, монысы соңгы төркем бугай, дип сөенеп кенә торганда, гулливердай таза гәүдәле, озын буйлы, сумала сыман кап-кара чәчле бер матрос кинәт чукынудан баш тартты.

      – Мне нельзя, ваше благородие! – диде ул. – Я – магометанин… Нельзя мне это: наш Аллах не велит, ваше благородие!

      – Нәрсә, нәрсә? – дип очынып килде аның янына атакай, әле генә ишеткәненә ышанырга теләмичә. – Син нәрсә мыгырданасың анда, ә, матрос?

      – Никак нельзя мне креститься, ваше благородие, – диде матрос бу юлы колак тондырырлык тавыш белән. – Я – магометанин. Не положено нам…

      – Значит, не положено? – дип сорады шуннан башка ни әйтергә дә белмәгән Раевский һәм, аны карашы белән куркытырга теләгәндәй, үзенең карчыгадай очлы, шул ук вакытта төсен һич тә аерып булмаган күзләрен, тишәрдәй булып, матроска төбәде.

      Күпләр әйтүенчә, хәер, ул моны үзе дә сизә иде, аның күз карашында кешенең ихтыярын мизгел эчендә үзенә буйсындыра ала торган ниндидер гипнозлык сәләте бар иде. Атакайның менә хәзер, шушы мизгелдә дә, үзендә шул сәләт барлыгына инанасы килә иде бугай. Ләкин каршында күзләрен зур итеп ачып, киресенчә, үзен гипноз тәэсиренә бирелергә мәҗбүр итәргә теләгән сыман, матрос аның төссез күзләренә керфеген дә какмыйча карап тора бирде. Атакай, аның сихерләүчән бу туры күз карашын күтәрә алмыйча, башын читкә борды. Үзендә бернинди гипнозлау сәләте юклыгын да шушы мизгелдә генә сизде шикелле ул. Югыйсә күпләр аның карашын күтәрә