чиркәвендә чукынудан баш тарткан, шуның белән аны бик уңайсыз хәлдә калдырган горур татар матросы: «Менә мин ул, мин!» – дип, үзенең шомырттай кара, сихерләү көченә ия күзләрен тишәрдәй булып аңа төбәгән килеш алдына килеп баскан шикелле тоелды. Ул хәтта көтелмәгән бу хәлдән ирексездән як-ягына каранып алды. Юк, юк, янында беркем дә басып тормый иде, әлбәттә. Тукта, ни исемле иде соң әле ул? Александр, Александр… Юк ла, ул чукынмаган татар иде бит. Шулай булгач, кайдан килсен аңа урыс исеме?! Ә фамилиясе? Анысы да онытылган! Урыс исем-фамилиясе булса онытылмас иде, ә татарныкы булгач… Туктале, мин аңа Александр исеме бирмәкче идем түгелме ул чакта? Дөрес бит, әй! Татар исеме белән баш катырганчы дип, чукынган очракта, нәкъ шушы исемне бирмәкче идем ич мин аңа! Ә ни өчен Александр? Димәк, аның татарча исеме шуңа якынрак булган. Алай да ни исемле иде соң бу татар матросы? Шушы елларда татарлар авылларында йөргәндә ишетергә туры килгән Исәнгәрәй, Исәнбәт, Ишангали, Ишбулды? Юк, боларның берсе дә түгел. Татарларда тагын нинди исемнәр еш яңгырый соң әле? Исламбакый? Ирмөхәммәт? Юк, юк, аның исеме боларына якын да килми иде. Искәндәр? Нәкъ үзе! Ә фамилиясе? Анысы да истә калмаган. Тукта, нигә баш катырып утырам соң әле мин ниндидер татар матросының исем-фамилиясе белән?! Ә-ә, әйе, Бәрәскә дигән сүзне әнә шул татардан ишеткән идем бит мин! Юк, аның үзеннән түгел, аның рекрутлык мәгълүматы белән танышканда укыган идем. Әйе, ул архиепископ Тихон атаган менә шушы авылдан иде! Нәкъ шулай: Казан өязе, Бәрәскә авылы. Димәк, исән булсалар, анда баргач, шул матросның әти-әнисен дә күрергә мөмкин булачак. Нинди икән алар, чукынып, малайларын рекрутлыктан коткара алып та, моңа бармаган бу кешеләр?! Хәзерге көндә аны флотка, шуннан соң инде гомерләрендә бер мәртәбә дә күрешергә насыйп булмаслык җиргә җибәрүләренә үкенәме икән алар? Үзләрендә җан газабы сизәләрме, юкмы? Бу яктан караганда да бик кызыклы булыр төсле алар белән Бәрәскәдә очрашу.
Әйе, очрашты ул Бәрәскәдә бу гаилә белән, очрашты. Башта, сорашып-белешеп, инде моннан берничә ел элек христиан динен кабул иткән Егор Басаркин дигән кешегә барып керделәр – иптәш тә, булышчы да, шул ук вакытта сакчы ролен дә үтәр дип («Кем белгән мондагы татарлар холкын?»), үзе белән Казан монастыреннан бер монахны да алган иде. Тормышы рәтле-башлы булмаса да, – ул күз алдында иде! – үзе әйтүенчә, кырык биш яшьтә булган, тик беренче карауда ук үз яшеннән күпкә карт чырайлы, ябык гәүдәле, тәбәнәк буйлы, күптән кайчы-фәлән күрмәгән чәчләре муенын гына түгел, хәтта нинди төстә икәнен дә аңлап булмый торган күлмәк якаларын да каплаган шул Егор аларны, рәхмәт, җылы караш, ачык йөз белән каршылады. Хатыны чәй янына өйләрендә булган каты-котысын да чыгарды. Ярлы яшәүләре күренеп кенә түгел, йөзгә бәреп тора иде. Әле ярый иеромонах Алексий үзе белән бераз шикәр һәм, кирәк-ярагы чыкса дип, карабодай ярмасы да алган иде. Менә алар бик урынлы булды.
Чәйләп алгач, хәл-әхвәл сорашып, тормышлары турында сөйләшеп утырдылар. Дөресрәге, Раевский – сораулар, ә Егор аларга җавап биреп торды. Ачыкланганча, авылда, чыннан да, христиан