Кырлай кызы Айсылу (җыентык). Альберт Гадел. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Альберт Гадел
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02783-0
Скачать книгу
әмма хан яклылар Идегәйне үтерәләр. Шуннан соң күп вакытлар уза, менә хәзер хан Олуг Мөхәммәд яңа дәүләт төзергә ниятли. Иске Казансу кирмәнен яңа шәһәр итеп төзи башлый. Ул инде яңа дәүләтнең яңа баш каласы булачак. Менә шул уңайдан хан Олуг Мөхәммәд ярминкәгә бөтен Алтын Урда халкын, чит дәүләт сәүдәгәрләрен дә чакыра.

      Акъегет. Төркиядән дә сәүдәгәрләр булачакмы?

      Мәхмүт. Әлбәттә. Аларга да үзләренең товарларын сатарга кирәк бит. Мондый зур ярминкәдә, аз гына тәвәккәлләсәң сәүдәгәрләргә байлык чишмә кебек үзе агып керә. Ярар, йокларга вакыт. Ә сез, егетләр, сак булыгыз! Ярминкә алдыннан төрле хәлләр булуы мөмкин. Явыз кешеләр малыңны гына түгел, җаныңны да алырлар. Кәрванны саклагыз, кулыгыздан кылыч төшмәсен! Андый-мондый хәл булса, тфү-тфү, Алла сакласын! Каравыл күтәрегез, мин беренче арбада булырмын.

      Мәхмүт чыгып китә.

      Тимерҗан. Мәхмүт ага, борчылма, черем дә итмәбез.

      Акъегет. Карап килим әле, анда кыр казы ничек икән?

      Тимерҗан. Йоклый торгандыр. Бәлзәм яхшы ярдәм итә, тиз терелер.

      Акъегет казны барлап килә.

      Акъегет. Башын канат астына тыккан да йоклаган. Терелә торгандыр.

      Егетләр, утырып, чәй эчәләр.

      Акъегет. Тимерҗан, яңа кала ничек дип аталыр икән?

      Тимерҗан. Белмим. Ул кала Казансу Итилгә кушылган җирдә булачак, ди.

      Акъегет. Нәрсә, ул яңа дәүләтнең башкаласы булачакмы икән?

      Тимерҗан. Алла кушса – булыр да.

      Акъегет. Зәвыклы, безнең күз алдында яңа кала салына. Ул кала һәрвакытта шатлыклы, бәхетле, туклыклы булсын иде.

      Тимерҗан (көлә). Туклыклы булсын иде дисеңме? Ә син беләсеңме кайда туклыклы?

      Акъегет. Ю-юк.

      Тимерҗан. Ә мин беләм.

      Акъегет. Йә, әйт, кайда?

      Тимерҗан. Казан янында. Казанда нәрсәдер пешә, кайный… тамак та тук була.

      Акъегет. Нәрсә, әллә Казан дип исем бирерләрме?

      Тимерҗан. Алай дисәң дә була. (Көлешәләр.)

      Куаклар артыннан кыштырдаган тавышлар ишетелә. Егетләр кылычларын әзер тотып, сикерешеп торалар.

      Аждаһа керә, аның тирәсендә елан кызлары бөтереләләр.

      Тимерҗан. Тукта, кем килә?

      Аждаһа. Бу мин, мин – Алла бәндәсе, мескен карчыкка хәер бирегезче!

      Тимерҗан. Төнлә каян килеп чыктың, Алла бәндәсе? Бу якларда, белгәнемчә, христианнар яшәми бугай.

      Аждаһа. Мин христиан да, мөселман да түгелмен, мин – Алла бәндәсе.

      Тимерҗан белән Акъегет, карчыкка хәер бирергә дип, чәй эчеп утырган җиргә киләләр. Көлчә алып кисәләр, Аждаһа черек агач артына яшеренеп өлгерә. Елан-кызлар, төрле хәрәкәтләр ясап, егетләрнең дикъкатен үзләренә җәлеп иткәндә, Аждаһа чәйнеккә йокы үләне салып өлгерә.

      Акъегет. Әби, әби, син кая, сиңа менә тәмле көлчә, әйдә, безнең белән чәй эч!

      Тимерҗан. Әйдә, әйдә, әби, безнең белән чәй эч!

      Аждаһа. Рәхмәт, рәхмәт хәерегезгә.

      Ашыгып чыгып китә, елан-кызлар да юкка чыгалар.

      Тимерҗан. Ниндидер сәер карчык. Үзе безнеңчә сөйләшә.

      Акъегет.