– Фәһим Сабирович яхшылыкны оныта торган кеше түгел. Берничә көн элек кенә үзен бер зур җыелышта очраттым. Эн… та чакыруын тагын кабатлады. Бармасак, просто яхшы түгел, кешене үпкәләтербез.
Талип, матурлыгын мактаган саен күңеле йомшара барган кыз кебек, үзендә дә юлга чыгу уе өстенлек ала баруны тойды. Сарытау партшколасында янә бер кат психология фәнен укыган Нәкыйп исә дустының күзләрендә, гольфстрим агымы килеп кергәндәй, җылылыкның артуын, басым ясауның файдасын сиземләп, саклабрак тоткан дәлилен, уен тузын чыгарып сала.
– Без ул яклардан әйләнеп, болганып кайтудан берни югалтмыйбыз. Бердән, соңгы вакытта үзебез дә сирәк күрешәбез, дөнья мәшәкатьләре басты, сөйләшәсе сүзләр, киңәш-табыш итәсе әйберләр җыелды. Машинаның арткы утыргычында иркенләп аралашып барырбыз. Икенчедән, шашлык, бәлеш, тутырма, кызыл балык, авыл тавыгы ашап, мунча кереп, кешечә сыйланып кайтырбыз.
Үзе санап үткән ризыкларның берсен алдавыч җим итеп сайлап, Талипның колагына үрелеп, Нәкыйп сүзенә үтә бер серлелек төсмере бирергә тырышты.
– Син, Талип, ничектер, мин үзем шашлыкның үзеннән бигрәк исен үлеп яратам. Аның шаян җил алып килгән хуш исе сихри көчкә ия, күңелләрне иләсләндереп, яшисе килүнең мәгънәсен киңәйтә. Ашый башлагач, серлелек югала. Мин үземнең бүлектә болынга, шашлыкка чыгып керәбез дигәч, күбесе төкерекләренә буылып, көнләшеп калдылар. Юзликәев шашлыкны сарыкның кабыргасыннан, сөяге белән зур итеп ясата икән. Гадәти кеше генә түгел шул минем сабакташ, – дип сүзен тәмамлады Нәкыйп, күңелен иләсләндергән горурлык хисен яшерүне кирәк тапмыйча.
Талип хыялый сәрхуш дустын җиргә төшерү вакыты җиткәнне сизде.
– Синең хыялларың, абзый, бик зурдан. Өметең боз тавына килеп сөртенгән кораб кебек уалса, акланмаса нишләрсең? Куаныч куыгың буш булып чыкса? Шашлыкның исен дә исни алмыйча калсак? Японнар, гомерләрен озайту чарасы итеп, әүвәл ризыкның исе белән генә канәгать булып, ярты сәгать утырсалар да, соңыннан аны бик тәмләп ашап куялар, ди. Шунысын да уйлап куйдым әле. Ягулыкка түккән акчага «Буш тавыгы» аякларын сатып алып, шашлыкны үзебез ясап, син аның серле исен туйганчы иснәп, мин мескенең итен кимереп бәйрәм итсәк, арзанракка да төшәр, ышанычлырак та булыр кебек.
– Ничек инде арзанракка төшәр. Аңа күпме тәмләткеч, әзерләргә вакыт, утын кирәк. Ә юл романтикасын, яңа кешеләр белән аралашу шатлыгын кая куясың? Сиңа җирдән шуышып барырга гына булсын. Романтиканы аңламыйсың! Хакимият башлыгы итеп теләсә кемне куймыйлар, аның белән аралашу үзе ни тора! Аның һәр өлкәдән продвинутый кеше булуы турында легендалар йөри. Дөрес, үзе башлап җибәрсә, берәүгә дә сүз бирми, ди. Кунакта анысына гына түзәсең инде.
Нәкыйпнең үзеннән югарырак мөнбәр биләгән кешеләргә нисбәтән сәвит чорыннан ук ябышып калган гадәте бар иде. Ул аларны изгеләштереп кенә калмый, язмыш үзе сайлап күтәргән кашка тәкәгә тиңли.