Яраткан хатынының аерылышуга гариза бирүе турында үтәлеш кәгазе килеп төшкәч, берни аңламыйча, әйләндереп-тугландырып кат-кат укыды. Аңлагач, әйтерсең лә җанына кара кисәү тыктылар. Һавасы да, аның халәтен аңлагандай, чыраен сыта. Эчпошыргыч, вак яңгыр ява. Канны мәлҗерәтә, йокыны китерә торган тымызык яңгыр. Ә тегесенең кешеләр фаҗигасендә кайгысы юк, түбә калаенда табигать көен башкара да, тәрәзә пыялаларыннан, җылый-җылый, кечтеки елгачыклар булып агып төшә.
Морадның башында уйлар тилерә, җанын кая куярга белми. Шулай тилеләрчә яратышып башланган тормыш кемнеңдер теләге белән җимерелергә тиешме? Аның рухын кемдер сындырырга тели, яшәешенә аяк чала.
Аерылышуны оештыручы кешенең кем икәнен сизенсә дә, Ләйләнең шулай бик тиз коткыга бирелүенә ышанасы килмәде. Хатынын телефоннан эзләп табып, аңлатуны үтенүгә «хыянәтне гафу итә алмыйм, ялган белән мәхәббәтне саклап булмый» дигән җавап кына алды. Тавышы салкын тимергә кагылгандай тәэсир калдырды Морадта.
«Айзизәнең киләчәге өчен булса да гаиләбезне саклап калыйк» дип үгетләүгә дә каршы якта теләктәшлек тапмагач, Морад та эчтән сыкранып, уфтанып, арты белән суга чумган аптыраган үрдәк кебек, мәхкәмәнең беренче утырышын инкяр итсә дә, икенчесенә килеп, ризалыгын бирергә булды. Дөньяны җил бозар, адәмне сүз бозар дип, юкка гына әйтмиләр икән. Мәхәббәт җимеше – яңа яшь гаилә шулай тиктомалдан яшәүдән туктый. Мәхкәмә залына керер алдыннан гына, ишек төбендә Морад Ләйләгә берничә сорау бирергә өлгерә.
– Ләйлә, яратуың шулай тиз уздымыни? Беренче сынауны да үтә алмадык. Аерылышу, кызыбызны ятим итү турындагы карарың үзеңнекеме, чын-чынлап уйладыңмы?
– Мин хыянәтне күтәрә алмыйм дип әйттем бит инде, – кыска җавабына «мин олырагын да кичердем» дип өстәмәкче булган иде дә, үзе кылган үкенмәс, теләсәң ни кылан дигән мәгънәдә кулын гына селкеде. Әлбәттә, Морадның фатирын, машинасын, ширкәтеннән башка бөтен мөлкәтен урталай бүләргә дигән карар чыгарып, суд гаиләне таркатуга ризалык бирде. Рөстәм Айтуганов калдырган кибетләрне бүлә алмадылар. Хәйләкәр бөдрә чәч бер урында «вакытлыча» дигән сүзне кыстырган. Шул байлыгын коткарып калды.
Шул рәвешле, Сахип әфәнде теләгенә иреште: кабул итмәгән киявен хур итеп, кызы белән оныгын үз янына кайтарды. Җиңүенең өченче көнендә үк йөрәк парәләрен Франциянең атаклы курорты Вишарага ялга алып китте. Бәһале, затлы шифаханә, диңгез суы Ләйләне дә бераз суытты. Гаилә көймәләренең комга терәлүен «тәкъдирдә шулай язылгандыр, китек көзге шул хакта күптәннән искәртте, илдә яшәүче хатын-кызның яртысы балаларын ялгыз үстерә, минем бит әле үземне, оныкларын мәҗүсиләрчә яраткан әти-әнием бар» дип, үзен юатырга тырышса да, тынычлык килмәде. Морадка битараф түгеллеген, аның ифрат зыялы, итагатьле кеше