Рейсларны әйтеп торучы туктаган арада урнашкан зыңгылдап торган тынлыкны, язылмаган кануннар буенча, ир-ат заты бозарга тиеш иде. Егет, кыз ягына вәкарь генә атлый-атлый, тиешле соравын бирде:
– Гафу итегез кызыксынуым өчен, сезнең каршы алырга тиешле кешегез килеп җитмәгән, ахры?
Үзен кыю, тәвәккәл, бәйләнчекләрне тиз урыннарына утырта алучыга санап йөргән, «сезнең ни эшегез бар миндә, үз юлыгызны белегез» дип, сорау бирүченең авызын капларга тиешле кыз, нәкъ шул сорауны зарыгып көткән кешедәй, үзен бөтенләй башкача тотты.
– Шулайрак килеп чыкты шул. Егетем каршыларга тиеш иде дә, күренми. Бик төгәл, тәртипле кеше кебек иде югыйсә.
Борчылуын, ышанычы акланмавын сиздермәскә тырышса да, тавышының дулкыннар сыртыннан элдерткән көймә шикелле тигезсез, калтырабрак чыгуы аның чарасызлыгына дәлил кебек кабул ителде.
– Шулай булгалый. Иң ышанычлыга санап йөргән якыныңның авыр хәлгә куйганын сизми дә каласың, – дип, егет әүвәл гомуми фәлсәфәгә өлеш чыгарганнан соң, үз хәсрәте белән дә уртаклашырга була. Сүзләренә икегә бүлсәң, йөк җиңелрәк күтәрелә дигән мәгънә салып:
– Үзем дә шундыйрак хәлдә калдым. Кат-кат шалтыратып, каршы алуымны зинһарлап сораган кешем самолёттан төшмәде. Кәефем кырылды, болай да юк вакытымны бар итеп килгән идем.
– Кайтырга тиешле кешегез хатыныгыз идеме? – дип, теленең кыюлыгына үзе таң калып сорап куюын кыз сизми дә калды. «Сиңа барыбер түгелме, хәчтерүш?» кебегрәк җавапка лаек булуын аңлаган кыз бит алмаларының оялудан алсуланып китеп, чәч төпләреннән салкын тир бәреп чыгуын тойды.
Дуамал сөаленнән кызның уңайсызлануын аңлаган егет: «Битараф кеше мондый сорау бирми», – дип кенә уйлап өлгерде һәм асыл затның кызыксынуын урынсызмы, тәрбиясезлекме дип, туры җавап бирүне мәҗбүри санамыйча:
– Иң авыр хәлдән дә чыгу юлы, һәр начарның, таба белсәң, уңай ягы була, диләрме әле. Мин, мәсәлән, машина белән сезне, үзем шикелле үк бәлагә тарыган кешене, өенә илтеп куя алам, – дип, җавап көтеп тормыйча, иелеп, кызның спорт чантасын