– Минем күперләрем юк, – дип, сүзгә кысылырга булды Мирсәет.
Тыңлап бетер дигән мәгънә салып, Зәйнәп кулын күтәрде.
– Өеңне саттырмадың, диюем. Син кем, Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе: кырыкка җитеп килгәндә бала табып йөр инде.
Мирсәет, үзенә таяныч тапкандай, Зәйнәпнең соңгы җөмләсен эләктереп алды:
– Ник бу турыда элегрәк әйтмәдең? Уртак сабыебыз хакына без бергә яшәргә тиеш!
Зәйнәп күперенке иреннәрен елмаюга тартым төстәрәк җәйде дә:
– Күңелең тыныч булсын! Газизнекеләр белән бергә үсәр. Икесе кул астына кереп баралар инде. Мал-туарны карау – алар өстендә. – Улы да кабатлаган халык сүзләрен әйтеп: – Илдә чыпчык та үлми, диләр. Һәр адәм баласы дөньяга үз ризыгы белән килә, – дип тә өстәде.
Мирсәетнең «Минем балам да ачлы-туклы яшәрме»? дигән сүзләрен Зәйнәп, колагына да элмичә:
– Сиңа киңәшем шул: җылырак, ягымлырак бул икенче яртыңа, аңа ышанып, ышыкланып яшә, тапканың уртак булсын. Бигайбә! – диде.
Мирсәет үзе дә Рәфикъның астан сөзеп каравыннан, ул шиңә барганда, үсмернең көннән-көн ныгый килгән иңбашларын, йодрыкларын күрүдән, үзен «мин ул маңкадан курыкмыйм» дип ышандырырга тырышса да, очрашканда куырылып төшүе аны начар төш кебек борчып торды. Әмма, авылда тол хатыннар, кияүгә чыга алмыйча утырып калган кызлар буа буарлык дип, үзен юатты. Аерылышканда, кабул ителгән гадәт буенча, карышкан, үпкәләүгә охшатып, чыраен сыткан булса да, җиңел генә котылганына сөенеп, үз өенә күчеп куйды.
Яңа ирен куып чыгаргач, балалар матди хәлләренең хөртиләнеп китүен сизмәсеннәр дип, Зәйнәп, үзен кызганмыйча, төрле эшкә җигелде. Бала табу ялына да бик азга гына чыкты, анда да җәй көннәрендә үз урынына Рәфикъны җибәрә торган булды. Бөтен өметләре бәрәңге, кишер, суган утыртылган бакчаларында һәм куе сөтле, мәгәр бик азгын, бер мөгезле Чаланка кушаматлы сыерларында иде. Балалар кояшка тартыла барган саен, киемнәргә ихтыяҗ арта торды. Зәйнәп, үзен гаепле кешегә санап, тешен шыгырдатып түзде-түзде дә, һәр көнне ихтыяҗы чыгып торган вак-төякне, кирәк-яракны алырга да акча юнәтә алмагач, үзе дә сизмәстән, олы улын битәрләп алды:
– Характерыңны күрсәтеп, күкерт кебек кабынмыйча, үзең акча эшли башлаганчы булса да, Мирсәет абыеңны куып чыгармыйча түзсәң, мондый мескен хәлгә төшмәс идек. Аңардан артмаса да тамгалап тора иде.
– Әни, мин сине аңладым. Быел укуымны тәмамлыйм да, тәкә Хәлименә тракторчы ярдәмчесе булып барам. Читтән торып, Чистайның механизаторлар курсына укырга керермен.
Әнисенең газаплануын күрү Рәфикъка да бик авыр иде. Иң якын кешесен кызганудан үз йөрәге дә сыкрана, чөнки ул гаилә кичергән кыенлыклар өчен үзен гаепле итеп сизә. Ник шулай пырдымсызланды соң ул, Мирсәет шунда аягын сөйрәп йөрсә, дөнья җимерелер идеме? Бер-берсен тапканнар икән, яшәсеннәр иде шунда. Рәфикъ, күңеленең нечкәрүен