Хәким. Чыннан да, кардәшләр, без ник болай утырабыз соң әле? Мин исән, мин үлмәм! Кияү, давай, буш тотма бокалларны! Ягез әле, салыйк әле туганнарның туганлыгы өчен!
Гайшә. Ничек инде?
Хәким. Ничекме? Менә бер-берегезне якын итеп, бер-берегездән берни дә жәлләмичә яшәү өчен.
Гайшә. Әй, алай яшәп булмыйдыр ул.
Хәким. Нигә булмасын, теләк булсын.
Ногман. Алай яшәү өчен hәркемнең бай булуы кирәк.
Рәшидә. Ә синеңчә нәрсә соң ул байлык?
Гайшә. Хе-хе-хе… (Көлә.) Белми… Нәрсә булсын ди инде байлык. Акча, билгеле… Акчаң булса, бар да була.
Ногман. Кәнишне.
Хафиз. Бик дөрес.
Валера. Но ведь «Волгу» можно и украсть.
Сәкинә. Аңа китсә, акчаны да урлап була.
Хафиз. Һе, андый байлык өчен Уголовный кодексның бик әйбәт статьялары бар. (Бармакларын рәшәткәләп күрсәтә.) Әнә Иректән сорагыз.
Рәшидә. Ә Ирек кайда соң әле?
Гөлсем. Китте ул.
Хәким. Эше килеп чыкты аның.
Хафиз. Эше… Күрә алмый ул безне, шуңа китте. Нигә күрә алмый, аңламыйм. Без бит аңа яхшылык кына телибез.
Чәчкә. Не трожьте абыйны! Сезнең эшегез түгел…
Рәшидә. Йә, йә, сеңлем. Чыннан да, кагылмагыз аңа. Ул болай да…
Гайшә. Мескен. Yзе гаепле.
Хәким. Җитте, килен! Синең башың җитәрлек эш түгел бу. Әйдәгез, нәрсәгә тукталдык? Ә, әйе, туганнарның туганлыгы өчен.
Сәкинә. Шулай итеп, акча дип исәплибез инде байлыкны…
Ногман. Соң, нәрсә кабат сорап торасың. Вәт кызык, тагын нәрсә булсын инде байлык?
Сәкинә. Ә син нәрсә әйтмәкче идең, Рәшидә?
Рәшидә. Әйе, акчасыз яшәве кыен.
Гайшә. Кыен гына түгел, үлем…
Рәшидә. Кем акча белән бай, кем җаны белән, кем балалары белән. Рух дигән әйбер, рухи байлык та бар бит әле.
Гайшә. Хе-хе-хе… Бар, чыгарып сатып кара син ул байлыгыңны базарга, кем сукыр тиен бирер икән…
Хафиз. Көлкегә калдырып йә типкәләп ташламасалар ярар.
Валера. Что-то ты не ту тему завела, жена.
Сәкинә. Культура кирәк, җәмәгать.
Рәшидә. Бөтен кеше дә акча гына җыеп ятмый бит. Менә безнең отделениедә бер карт ятты. Ак сакаллы, чәче дә кардай ак. Ә күзләре чем-кара. Эчендә ниндидер аңлап бетермәслек сагыш, моң. Yзләре шундый бәхетле ялтырыйлар. Ә бит ул үзенең озакламый үләсен белеп, сизеп ятты. Кемнәр генә килми иде аның янына: балалары, оныклары, туганнары, кияү-киленнәре, әллә кайчан бергә эшләгән кешеләр, шәкертләре, тагын әллә кемнәр. Санап бетерерлек түгел. Көн дә киләсе кешеләргә исемлек төзергә туры килә башлады. Режим керттек. Югыйсә картны алҗытып бетерәләр. Юк, ул үзе тыштан берни дә күрсәтми. Киресенчә, hәркемне күргән саен талпынып, канатланып китә. Минемчә, ул бик бәхетле кеше иде. Yлгәндә дә елмаеп үлде.
Гайшә. Һе, аңа калса, безнең әти – иң бай, иң бәхетле кеше. Әнә күпме акчасы, күпме балалары, җаны да үз урынында.
Хафиз. Чыннан да, шулай бит, әй.
Валера. Сказал же я вам, что он Христос.
Гайшә. Бутама, керәшен түгел, мөселман ул.
Хәким. Карале, кызым, кем булып