1962 елда Кариб кризисы башланды. Мине яңадан армиягә – переподготовкага алдылар. Воркута янында локаторда тәүлекләр буена дежур торабыз. Яңа, өченче бөтендөнья сугышы башланырга бер адым калган иде.
Мине армиягә алуны ишеткән үги әти, чирләп, урын өстенә менгән. Яңа сугыш башлана дип тетрәнү, өзелгән кулын куенына тыгып, шуышып, үзебезнекеләр ягына чыккандагы кичерешләр, балакайларым ачка үлә дип башак урлап, унбиш елга төрмәгә эләгү, җитмәсә, аның аркасында бердәнбер сыерыбызны тартып алуда үзен гаепле санау Габделкаюмны түшәккә бәреп салгандыр. Йөрәге чыдамаган. Күмгәннәр. Үләр алдыннан: «Их, Саяфны тагын бер күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем», – дигән. Ә мин шактый соңлап ишеттем. Воркутага хат килгәч кенә. Үги әтиемне күмә алмаганга гомер буе үкенеп яшим.
Менә тагын Уралдан Су-Елгага кайттык. Кыш көне булса да, Хәләмгөлне ияртеп, Сәрдәхуш елгасындагы Сердәш чишмәгә, исемнәребез уелган каен янына менмичә булмас. Миннегәрәй Габделкаюм абый исемен ак каенга уйды микән? Уймаса, теге пәке белән үзем язармын.
Каен, нарат, карагайлар моңсуланып утырган зиратка баруым. Авыллар белән зиратлар мәңге янәшә. Әни янына, Габделкаюм исемле Изге Зат янына дога пышылдарга килүем.
Сукмактан атлаучы Саяфны ниндидер көч күккә күтәрелеп карарга мәҗбүр итте. Зәп-зәңгәр күктә моннан илле ел элек күренгән Ак Болыт эленеп тора иде. Аннан гимнастёрка кигән Гаяз абыйсы, култыгына журнал кыстырган Мәхмүт абыйсы, сыңар кулына сугылмаган башаклар учлаган Габделкаюм абыйсы, бер сүз белән әйткәндә, Ватанны саклаганда кан түккән изге затлар карап тора иде.
Барысы да күкнең җиденче катында икән дип сөенде Саяф. Урал заводында эшләгәндә, фидакяр хезмәтләре өчен орденнар алганда да, ул бу кадәр дулкынландыргыч, илаһи мизгелләр кичермәгән иде. Гаяз, Мәхмүт, Габделкаюм абыйларының күз карашы бөтен гомере буена җыелган борчуларын каз каурые белән сыпырган сыман койды да төшерде.
Искиткеч җиңеллек, гаҗәеп рәхәтлек кичергән Саяф күккә күтәрелеп караганда, Ак Болыт гаип булган, аның урынында иксез-чиксез зәңгәрлек җәйри иде…
Ә бу вакытта Ходай иңдергән изге диненә, тарих насыйп иткән авыр язмышына, Кече Кирмән дигән изге исеменә тугры калган авыл, ике йөз чишмәсеннән җанга сихәт бирүче саф суларын челтерәтеп, киләчәккә бара иде.
Гасырларны йөзтүбән каплаган шарлавыклар, илләрне йоткан чоңгыллар, дәверләрне җир өстеннән кырып-үтүкләп киткән бозлыклар, кыйтгаларны теткәләгән бусагалар аша исән-имин чыккан бу авылга тарихта алга таба да Ак Кирмәннең дәвамчысы булырга язгандыр.
Ул, алышынып торучы, ләкин гамәлләре бер чамада булган хакимиятләр авыр яралаган арыслан шикелле җанын дәвалап, үзенең элгәресенә – диненә, кыйбласына, мәсләгенә юл сабарга талпына иде.
Кинәт, Сукыр урамның берьяклап кына салынган өйләренә капма-каршы итеп, затлы Арча кирпеченнән күтәрелгән ике