Ярый, дөньяга зур якты тәрәзәләре белән караган дүрт катлы ак мәктәбебезгә каерылып карый-карый, «кәҗә мәктәбе» нә күчеп тә киттек ди. Әмма зурдан зур бинаны буш тотып булмый бит инде. Ул ашыгыч рәвештә госпитальгә әйләндерелде.
Авыр сугыш елында госпиталь безне дә егылудан саклап килгән таяныч булды дисәм, бу бер дә дөреслеккә хилафлык китерү булмас. Мәсәлән, әни миңа киосклардан сыра алып кайтырга кушкалый иде. Бу бик авыр бурыч, чөнки, беренчедән, бөтен күл буе төбәкләрен актарып чыксам да, мин аны кыенлык белән генә табам, икенчедән, табу бәхетенә ирешсәм дә, аңа бик озак чират торам. Кайсы малайның чират торасы килсен инде? Ләкин башыңа төшкәч торасың икән.
Ямьле җәй көннәрендә яралылар һавага чыгып йөриләр, күл буена да төшкәлиләр. Шунда инде, сумкага салган зур чирегеңдәге сыраны чайкаттырып, авырулар яныннан үтәсең. Шунда инде кемнең дә булса күзенә чалынмыйча калмыйсың.
– Эй, малайка, постой! Пиво што-ли? Ну?! – дип, шундук аксый-аксый килә берәрсе.
Ул да түгел, сине сырып та алалар. Күзләрен йома-йома, стаканыңнан сугыш елының сыек сырасын чөмерәләр һәм, әлбәттә инде, сумкаңа йә шикәр кисәген, йә берәр телем ипине салырга онытмыйлар. Безгә госпитальнең бүтән игелекләре дә тиде, анысы турында соңрак. Ә хәзергесен сөйләп китүем шуңа: ул минем әлеге зәңгәр күлмәкле кыз турындагы истәлегемне яңадан кузгатып җибәрде.
Бервакыт, сугыш елының беренче кышында, дөресендә, кыш башында, күз бәйләнгәндәрәк, безгә госпитальнең бер яралы егете килеп керде. Башы да ялангач, халат изүләре дә ачык. Кулын кулга сугып, аларга тынын өреп торды да, бармакларын як-якка тырпайтып, кызарган плитәбезгә таба сузды.
Шунысы да мәгълүм булсын: сугыш алдыннан гына безгә, ике бала күтәреп, Шәмсенур апа белән Газиз җизни кайтып төште. Алар, халыкта шомлы хәбәрләр тарала башлагач, Әстерханда калырга итмәгәннәр. Газиз җизни – шофёр, үзенең машинасына ук утырып сугышка китеп барды һәм менә үзе югында аның малае да туып өлгергән иде. Яшь бала да булгач, юк утынны бар итеп, өйне җылы тотарга тырыша идек без.
Яралы егет апам белән дөнья хәлләрен сөйләшеп утырды. Кыз чаклары да искә төшепме, бермәлне ул мин очлы күздән бик яшереп тота торган төргәкне чыгарып, егеткә карар өчен резинка белән будырып куйган бер бәйләм фотокарточкалар бирде. Яшерсен, мин барыбер аларны беләм. Аида марҗа кызы тётя Феня белән өчәүләп төшкән карточка да бар. Икесе дә түгәрәк шома битле. Тётя Феняның кыска чәче туры гына төшкән. Ачык муены да бик юан. Ә Шәмсенур апаның тубалдай чәче сарык бәрәненеке кебек бөтеркәле-бөтеркәле. Карточкадан зур күзле, нечкә муенлы, шулай ук кыска кармак кебек алга очлайган чәчле Мәчтүрә апа да, өлкән күгәрченнәр янына ялгыш килеп