Әти белән әни өй түрендәге бүрәнәгә килеп утырдылар. Әти соңгы көннәрдә, кайта-керә, күңелсез генә йөри иде. Сөйләшкәннәре тәрәзә аша ишетелеп тора.
Әти, бераз тын гына утыргач, авыр көрсенеп куйды: «Бүген мин Сабирҗан энемнәрдә булган идем, – дип сүз башлады. – Алар Барыйлар, Тимергалиләр белән Грузныйга – нефть промысласына китмәкчеләр. Әллә соң без дә тәвәккәлләп карыйбызмы?»
Әни аптырап кына: «Белмим шул… Үзең беләсеңдер инде», – диде.
Ике көннән соң без дә, Грузныйга китүчеләр белән җыенып, станцага килдек. Китүчеләрнең күплеген күрсәң!.. Мәхшәр көне диярсең. Бер-берләренә киңәш-фатиха бирешәләр. Нишләсен халык?! Ачлыкка түзәрлек булмаган шул, Зәлия.
Вагоннарга кереп утырдык. Поезд да авыр ыңгырашып кузгалып китте. Кешеләрнең күбесе сәләмә киемле, ярым ялангач. Шунда ук хәер сорашулар. Кайсы, бер телем икмәк сорап, калтыранган хәлсез кулына соңгы киемен салып тоткан. Эчкә батып кергән күзләре моңсу. Гозерләп ялваруларыннан йөрәк сыкрый. И Зәлия, ачлык кемнәрнең генә башын түбән идерми! Аны Ходай күрсәтмәсен, йа Рабби…
– Әйтмә инде.
– Сугышны ал тагы. Бөтен авырлыкларын бергә кичердек. Ул урманнардан чана тартып утын ташулары… Салкын, айлы кичләрдә, шыгыр-шыгыр, ялтырап калган чана эзләрен гомер онытмассың… Хәзер менә налоглары… Бер иркенчелеккә чыгарбызмы инде? Гитлеры дөмекте дөмегүен…
Зәлия апа сөйләвеңне дәвам итүне теләп сорап куйды:
– Саҗидә апа, Грузныйга ничек барып җиттегез инде?
– Барганда ук, безнең бәхетсезлеккә, ач адәмнәр арасында төрле чир таралды. Алда ниләр көткәнен белми, бер-беребезгә сыенышып, вагон тәрәзәсеннән карап барабыз. Ул чагында поездлар әкрен йөри. Ике тәүлектән соң әтиебез йокыдан тормый да тормый. Әни: «Әтиегезнең йокысы туймаган әле», – ди. Үзе борчыла. Безне шунда авылдашлар янына, икенче якка күчереп утыртты. «Монда әтиегезгә комачаулыйсыз», – ди. Төш вакыты да җитте. Әтиебез һаман тормый да тормый. Аның янына Сабирҗан абый да, авылдашлар да баргалап килә башлады. Безгә рөхсәт юк. «Әти нишләп озак йоклый ул?» – дип, әнидән сорыйбыз. Ул өске