– Күрсәткечләре әйбәт бит, – диде.
– Бүген күрсәткеч тә кирәк түгел, – диде Чумзариф, кабынып. – Юкны бар итеп нигә күрсәтергә? Алар политикага яраклашкан… Күрсәткеч яхшы булгач, нигә колхозчы алты ай, бер ел буена хезмәт хакы ала алмый яшәргә тиеш? Мин колхоз рәисе булып эшләгәндә алай булмады… Мин күрсәткечләрне күпертеп күрсәтмәдем, ялган белән машина, мотоцикл биреп эшләмәдем. Безне байрак тапшырып, Мактау грамотасы, орден биреп эшләттеләр. Сәламәтлек беткәнче… – Чумзарифның дулкынлануыннан тавышы калтыранды. – Мондагы бүгенге рәисләр нишли? Капчыгы белән дәүләт биргән акчага машинада фарсит итеп, шашлык ашап, эчеп йөрүдән башлары чыкмый. Әле шундыйлары бар: эчү белән мавыгып, атналар буе айный алмыйча системада яталар. Ул алкаш эшли алмый, аңа сүз әйтүче юк.
– Кемнәр ул?
– Исемнәрен әйтмим, үзең белерсең әле… Бүген бит сводка чыгарып элүче юк. Бүген хуҗалык җитәкчесенең ничә көн эшләгәнен, күпме эчеп ятканын газетага язып бирәсе генә калды.
Газета исеме чыккач, ничектер Нәфис адресына ым кагылгач, ул сорап куйды:
– Бу уңайдан нәрсә әйтәсегез килә?
– Шуны әйтәсем килә: бүгенге көндә авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору дигән әйбер ничә ел дәвам итә, һаман үзгәрә алмый. Ничек үзгәрсен ул?! Менә мин әле үземнең эш хакын эшләп алам дип саныйм. Теге Тукбаев, Ишкәевләр кебек, атлаган саен Гарәп Эмиратларына барып гулять итмим… Минем барганым юк. Анда йөргәнче, башта тир түгеп, алты ай эшләгән эшченең хезмәт хакын бирергә кирәк. Кеше ризалыгы кирәк.
– Сорап торалар, ди, кеше ризалыгын…
– Теге мулла абзый елга ике тапкыр хаҗга, Мәккәгә барган шикелле. Болар комганның нәрсә икәнен белмәгән килеш йөриләр. Аның өчен артың да, күңелең дә чиста булырга тиеш. Шулаймы?
– Әлбәттә.
– Аннан соң, кеше «Эмиратка бар!» дисә дә әйтергә кирәк: «Иптәшләр! Бер мәртәбә бардым, икенче бармыйм», – дип. Тукталырга, чама хисе дигән нәрсә булырга тиеш. Теләсә кая комсызланып йөрергә ярамый. Ул – кешелекне югалта торган әйбер. Дөрес бит?
– Әлбәттә.
– Соң, дәүләттән миллионлап акча ал, аны тарат, премия бир, машина өләш, бушка йорт сал – болар барысы да эшләмәскә өйрәтү. Эшли торган кешенең кулыннан эш төшә…
– Күрсәткечләрне күрсәтә беләләрме?
Чумзариф, өянәге тоткан кешедәй, башын чайкап алды һәм:
– Ялган дан өчен кирәк, – диде. – Югарыдагыларга куштанланырга. Монда иң беренче эш итеп авыл хуҗалыгы идарәсен таратырга кирәк. Кичекмәстән. Алар умарта оясындагы сорыкорт шикелле бит. Эшләргә худ бирми торган әрәмтамаклар. Кайсы тугыз айда сарык фермасын ашап бетергән, кайсы ничек… Анда кем мескен, кем Динар күзенә өйрәтелгән эт шикелле карап кына тора, колхозны изү-сыгу, актыккысын алып бетерү максатын куйган бер төркем ялагайлар җыелган. Машинага утырып чыгып китеп, каян булса да нәрсәдер эләктереп кайту, йә булмаса, эчү, шашлык пешерү, күчтәнәчкә бүләк ташу – эшләре беткәнче шуңа корылган. Әйтәм бит, сорыкорт группасы. Авыл хуҗалыгы идарәсен тараттырасылары