Хәлим, анысын белмим дигәндәй, үз фикерен дәвам итте.
– Шул күл янәшәсендә ул түрәнең затлы мунчасы да кукраеп утыра. Йорты урман эчендәрәк. Бик шәп. Корып та караганнар инде! Шунда кунаклар җыелганда, Бараев аның мунчасын яхшылап әзерләтә. Берсендә мине дә шунда алып барган иде. Кемедер авырыпмы килми калган бугай… Бараев үзе карап торырга шактый кырыс булса да, яхшы яклары да бар аның. Кәефенә дә карый.
– Мунча кергәнегез бармы соң? – диде Әсгать.
Хәлим аның бу соравыннан уңайсызлана төште. Янәсе, син керләнеп йөрмисеңме дигән мәгънәгә ишарә ясалгандай булды.
– Ул мунчага тегенди-мондый кешене кертмиләр, – диде Хәлим. – Күлгә барып коенгалыйм… Юынырга да җаен табабыз инде анысы.
Хәлим, нәрсәнедер күз алдына китереп, үзалдына көлемсерәде дә яңалык ирештергәндәй әйтеп куйды:
– Мунча ягылган көнне ул күл буена затлы-затлы машиналар да килеп туктый. Шунда кыз-сөяркәләр дә күренгәли…
– Димәк, мунчада эшлекле сөйләшүләр алып барыла…
– Анысын белмим… Миңа күле булгач, балыгын тоткач, урман һавасын сулагач, аның матур табигатенә карап соклангач, шул җитә. Шунда күңелләрне тынычландырып кайтасың.
Әсгать, күңеленә икенче бер сорау килүдән, көдрә чәчле башын чайкый төшеп сорады:
– Ә син монда салкыннар башлангач ни эшләрсең? Ярар, җәен алай-болай иттереп түзәрсең дә…
Хәлим көттереп җавап бирде.
– Берәр җае чыгар әле… – диде тыныч кына. – Кая да булса барып сыенырга иде. Берәр эш килеп чыкмасмы? Безнең ишене хәзер эшкә дә алмыйлар бит.
Әсгать эш мәсьәләсендә Хәлим белән килешми булдыра алмады, хәзер кемгә дә үз кешеләре якынлыгын яхшы аңлады.
– Уйларга кирәк, үзең әйтмешли, берәр җае килеп чыкмасмы? – диде, Хәлимне өметләндерә төшеп. – Шалтыратышып торырбыз…
Шушы сөйләшүдән соң Әсгать хушлашып китәргә җыенды, машинасына таба юл тотты. Машина кузгалып киткәндә, Хәлим ямансу гына Әсгатькә кул болгап калды.
Руль артына утырган Әсгать, бара-бара, Каф тауларыдай калыккан чүп өемнәре ягына карап-карап алды. Башкача мөмкин түгел иде, әйтерсең аның «алтыннары» әнә шул чүплеккә күмелгән. Аныңча, ул хәзинә юкка чыгарга тиеш түгел, түгел!..
Әсгать белән очрашу Хәлим күңелен шактый күтәреп җибәрде. Әмма аның бу халәте озакка бармады. Бер үк чүплек тавына карап көн күрү әкренләп аның рухын төшерә барды, шул төшенкелек торып-торып кәефен кырды. Шулай вакыт-вакыт күңеле ачылып китә алмавы, уза барган тормышы, тонып калган шәмдәй, әкрен-әкрен сүрелә кебек тоелды аңа. Кайчандыр шатлана-шатлана, дәртләнеп эшләп йөргәндәгечә түгел. Хәер, хәзер шатланыр урын да юк кебек, ә нәрсәгә шатланырга? Чүплектә җан асрап кырмыскадай актарынгангамы? Яныңда күңелеңне күтәреп, бер-берең белән чөкердәшеп сөйләшер, аңлашыр кешең булмагач, читен. Берүзең төрлесен уйлый башлагач, җан тынгысызлана… Аннары ашыйсы килгәнеңне ашый, киясе килгәнеңне кия алмагач ни мәгънә бар соң?
Хәлим,