Кая булган? Әйтерсең лә үләт суккан!
«Кемдер безгә бер хәл ясый Бәрәзәдә!
Безгә дә, – ди, – җитмәгәе берәр бәла!
Бер дә шик юк, Мырау нидер корган хәйлә,
Бу хәйләгә каршы хәйлә корыйк, әйдә!
Сәлам биреп каршысыннан үткән чакта,
Беребез барыйк алдан башлап, беребез – артта».
Һәм китәләр… Менә Көсәм алдан бара…
Кул күтәреп, үзе сәлам биреп ала.
Аннан артка: «Син кайда, – ди, – дустым Мөсәм?»
Арттан тавыш: «Мин монда, – ди, – монда, Көсәм!»
Рәт-рәт булып командалар уза бирә,
Көсәм-Мөсәм һаман сүзне суза бирә;
Ай-һай симез, арттан килә юан Мөсәм,
Тотар идең, алдан сорый хәлен Көсәм:
«Син кайда?» – ди. – «Мин монда, – ди, – исәнме?» – ди.
Уйлый Мырау: «Тынмасалар нишләрмен? – ди. –
Тотсаң, сизәр… Ул бит хәлен сорап тора…
Тынармы, – ди, – болар?» – Мырау тыңлап тора.
Юк, тынмыйлар. Аптырый бит Мырау факыр,
Тоталмый һич! Яна күзе елтыр-ялтыр.
Ничек тотсын, берсен берсе барлап торгач;
Менә бүген Мырау абзаң куна шул ач.
Иртәгесен тагы шул хәл: Көсәм-Мөсәм
Алдан-арттан – «Исәнме?» дә «Исән, исән!»
Мырау хәзер тоталмый бит, хәйран кала,
Тагын йоклый ач көенчә, хәлдән тая.
Өченче көн тагын утыра Мырау батыр.
Дөмбер-дамбыр тычкан халкы узып ятар.
Тагын шул җыр: «Син бармы, – ди, – кайда, Мөсәм?»
Арттан тавыш: «Мин монда, – ди, – исән, исән!»
Мөсәм үзе һаман карый ян-якларын,
Сузмыймы, ди, Мырау аңа тырнакларын.
Кызды Мырау, атылып төште: үтерәм, кисәм!
Тик соң булды – шалт! – тишеккә сызды Мөсәм!
Кая инде – сизеп беткән бөтен тычкан!
Кайсы анда, кайсы монда кереп поскан!
Йә, нишләрбез, әгәр хәзер бер тычкан да
Мыраубайга баш имәскә булса анда?
*
Тефү, тефү!
Тычканга – камыр теш,
Миңа – тимер теш!
Тешем теши – суырттым,
Мич артына ыргыттым.
Әкият ары, мин бире,
Кулыңа – шәмдәл тимере,
Ул тычканнан бик йөдәсәң,
Ут кабыз да тик йөре.
Хәер,
Синдәмени әле эш?!
Нишләр икән ул Мырау?
Йөртә алмый дип бойрыгын,
Ярый ла анда ул тычканнар кимермәсә койрыгын!
Аның койрыгы – йон да кыл,
И-и, тапсае бер акыл!
Ул акыллар – иртәгә,
Кил, тавыгым, бүгенгә
Кун да йокла киртәгә!
ДҮРТЕНЧЕ МАҖАРА
Мыраубайның ничек итеп
йөз мең тычканны җиңгәне
Xалык сөйли, хәбәр килгән Бәрәзәдән:
Мырау түрә төшкән, имеш, дәрәҗәдән.
Бик кәефе киткән, имеш, Ризван бай да:
«Бу Мырауны асрауда юк берни файда.
Хәзер аның юньсезлеген бар да белде,
Әнә ипи шүрлегенә тычкан менде.
Йә,