Гаҗәп хәл, әлеге мәҗлестә дини вә милли хәрәкәтләргә сәяси оппозиция буларак катнашырга дип килгән Мулланур Вахитов белән Мирсәет Солтангалиев берара тәмам югалып калалар: һәркем халык, милләт һәм ватан турында кайгыртып сөйли икән бит. Илнең иминлеге, дөньяларның тынычлыгы, кешеләрнең тук тормышта яшәп рухи вә физик сәламәтлеккә ирешүенә омтыла һәммәсе. Кемне сөрергә, кемгә каршы көрәшергә, кем белән бәхәсләшергә белми аптырарсың.
Берләштерелгән утырышны ачып, мөфти Галимҗан Баруди Коръән аяте укый башлауга, Мирсәетнең күзләренә яшь килде. Дингә мөнәсәбәттә шактый аек акыллы булуына да карамастан, бу күренеш, әлеге моң балачактан ук якын һәм сихерли торган иде аны. Барудиның үз авызыннан ишеткән аять – бөтенләй башка икән. Шуның өстенә җанга ятышып торган тавышы, башка һичкемгә хас булмаган тирән бер моң… Йөрәгең тимердән булса да, битараф калу мөмкин түгелдер андый чакта.
Зур булмаган, әмма мәгънәле сәламләү сүзен дә һәр өч корылтай вәкилләренә Галимҗан Баруди юллады. Ә аннан соң театр бинасында көчле алкышлар астында ике байрак күтәрелде. Беренчесе – яшел: дин һәм милләт төсе. Икенчесе – кызыл, инкыйлаб байрагы.
Башлап сүз Садри Максудига бирелә. Меңгә якын вәкил Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни автономиясе турындагы Декларацияне аягүрә басып алкышлады. Кул чапкан вакытта, Мирсәет янәшәсендәге Мулланурга да күз салып алды: әллә үзе генә шул рәвешле куана, мавыгамы икән дисә, Мулланур Вахитов булып ул да, зал тәэсиренә бирелеп, дөньясын оныткан, аягүрә басып, башын артка ташлаган да шап-шоп учын учка суга. Кул чабуларның тынганын да көтмичә, Садри Максуди кабат сүзен ялгап алып китә: «Шушы елдан башлап бу көн – 22 июль көне – Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли бәйрәме итеп игълан ителә».
«Урра!» кычкырган тавышлар яңгырый залда. Солдат фуражкалары һавага оча. Вәкилләр бер-берен кочаклый, аркадан сөя. Балигъ булган ир-атларның, ак сакалга тиенгән ил агаларының шул рәвешле бердәм шатланганын һәм куанганын күргәне юк иде әле Мирсәетнең.
Тантаналы мәҗлес озакка сузылмый, нибарысы өч кеше чыгыш ясый анда. Тау бөркете сыман горур һәм дәрәҗәле Әхмәт Цаликов. Бөтенроссия мөселманнары советының Башкарма комитеты рәисе булып торган бу зыялы зат тау иленнән – Дагстаннан, милләте белән лезгин. Ә үзе әнә саф татар телендә – Казан төркиендә сөйләшә, авызыннан чыккан һәр сүзне залдагылар гүя йотып бара. Ул, бәйнә-бәйнә, милли-мәдәни автономияне тормышка ашыру юллары һәм принциплары турында сөйләде.
– Мулланур абый, – дип пышылдады Мирсәет, бер ара табып. – Мине Бакудан Питерга чакырткан агай шул була инде. Чиксез рәхмәтле мин аңа. Кайгыртучан, кешелекле…
– Матур сөйли, – дип баш какты Вахитов. Әмма бер дә коелып төшмәде, шундук искәртергә дә кирәк санады. – Бүген остаз, ә иртәгә сыйнфый дошманга әверелүе дә ихтимал.
Үзенең килешмәве, Әхмәт байның патша хөкүмәтенә