Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ринат Мухаммадиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-02432-7
Скачать книгу
ташкын сыман үзенә суырып алган революцион көрәшнең кагыйдәсе кырыс – шәхси мәнфәгатьләр һәм гаилә бәхете турындагы уйлар икенче планга күчеп тора. Мирсәетләр белән дә шулайрак килеп чыкты. Февраль революциясеннән соң алар икесе ике тарафка юл тоталар: ул – Петроградка, ә Рауза Казанга Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары съездына китеп бара. Ут борчасы сыман тик торуның ни икәнлеген белмәгән Рауза да бала тәрбияләү һәм укытучылык эше белән генә чикләнергә теләми.

      Зур вакыйгалар эчендә кайнаган ир белән хатын шулай да әледән-әле очрашырга вакыт таба. Хатларын да озак көттермиләр. Мирсәет Петроград, Мәскәү һәм Казан орбитасында әйләнә. Кызы белән хатынын исә вакытлыча Бакудан Мәскәүгә күчерә…

      Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шурасы башкарма комитетында секретарь булып эшләгән Мирсәет өчен шактый катлаулы чор була бу. Аны Питерга чакырып китергән Әхмәт бай Цаликов сул меньшевиклар ягына каера; рус большевиклары белән бәйләнешкә керү турында уйлаганы да юк, һаман милли чикләнгәнлек идеяләренә ябышып ята. Большевиклар белән элемтә эзләгән Солтангалиев, шул рәвешле, ике ут арасында торып кала. Цаликов белән араны өзәр дә иде, әмма әлеге кеше – мөселман халыклары арасында күренекле шәхес, аның элемтәләре иксез-чиксез. Аннары кеше булып та калырга кирәк ич: Цаликов аңарга кул сузган, милли-революцион хәрәкәтнең байтак нечкәлекләренә төшендергән остазы да бит әле.

      Шул көннәрдә очраклы рәвештә Мирсәеткә Гәрәй Кодрачевның, сугыштан качып кайтып, Кырымда революцион оешма туплап йөргәнлеге мәгълүм була. Башкарма комитет исеменнән кичекмәстән чакыру җибәрә ул аңарга.

      Кодрачев озак көттерми – көннәрнең берендә, Урал бөркетедәй колачларын киң җәеп, Мирсәет янына килеп керә.

      – Нәрсә, миннән качып котылырмын дигәйнеңме? – дип, башкортчалап кычкырып җибәрә Кодрачев.

      – Мин түгел, син Кара диңгез ярында кызынып ятасың…

      Кочаклашалар. Көлешәләр… Хәл-әхвәл белешкәч тә, киләчәккә планнар турында сөйләшергә керешәләр. Кодрачевның үзенчә булыр, ул анда Кырым татарларыннан революцион хәрби отряд төзү эше белән мәшгуль икән. Казна акчасын талап, шул акчага чит илдән өр-яңа винтовкалар һәм браунинглар кайтарткан.

      – Әмер генә бир, хет бүген үк бәреп төшерәм Керенскийны, – дип мактанып алды. Офицерлар гына кия торган итек кунычыннан май исе аңкып торган өр-яңа браунинг чыгарып Мирсәеткә сузды. – Мә, тот! Безнең башкортларда бүләксез килмиләр хуҗа янына…

      Ике уйлап тормады Мирсәет тә: бүләкне кулъяулыгына ипләп төрде дә куенына шудырды.

      – Рәхмәт!.. Бер кирәге чыгар әле…

      – Ләкин үземә төбисе булма, кара аны…

      Янә, сүзләрен әйтеп бетергәнче үк, шаркылдап көлеп җибәрде Гәрәй Кодрачев. Маңгаена буразна булып сырлар яткан, сакал-мыегына ак төкләр кунган, ә холкы һаман үзгәрмәгән – шул ук.

      – Анархистлыгыңны ташлаган булсаң төбәмәм, Гәрәй дус.

      – Анархист булып тугач нишлисең?.. Үзем бүләк иткән браунингтан шөлләп иманны алыштырырга киңәш итәсеңме?! Ха-ха…

      Шул