Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
фәнни эшләү методикасын тәкъдим итеп, автор рус һәм Аурупа әдәбиятларында прототипларны билгеләүгә туктала. Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Фәйзи әсәрләрендәге күп кенә геройларның прототиплары, аларның язмышы, әсәрләрнең язылу тарихы хакында бик күп кызыклы мәгълүматлар китерә. Бу бүлек М. Мәһдиевнең ХХ йөз башы татар дөньясын биш бармагы кебек белүен, андагы «беренче эшелон», «икенче эшелон» шәхесләрне генә түгел, аларның дус-иш, таныш-белешләре, тормыш мизгелләре турында да хәбәрдар булуын, яхшы хәтер һәм аналитик акыл, логик фикерләү иясе икәнлеген тагын бер кат исбатлый.

      Китапның өченче бүлеге шулай ук аз өйрәнелгән катламга – ХХ йөз башында рәсем, опера, җыр, музыка сәнгатенә карый. Автор унынчы еллардан соң татар матбугаты битләрендә сәнгать һәм әдәбият арасындагы бердәмлекне теоретик нигезләүгә омтылыш ясалуын, әдәби процессны сәнгать алымнары белән якынайту эше колач җәюне күп санлы мисаллар белән дәлилләп бирә. Бу бүлектә ХХ йөз башы татар мәдәнияте тирәнтен тикшерелә, дини һәм дөньяви бәйрәмнәр, әдәби-музыкаль кичәләр, татар яшьләрен берләштергән клублар, укучыга тәкъдим ителгән рәсем һәм җыр сәнгате, аерым бер сәнгать төрләрен үстерү өчен барган көрәш – бар да җентекле күзәтеп узыла.

      1990 елны әлеге монографиянең дәвамы төсендә рус телендә «Талантның социаль тамырлары» дигән монография басылып чыга (Социальные корни таланта: из истории татарской литературы в годы нового революционного подъёма и первой империалистической войны. – Казань: Изд-во КГУ, 1990. – 159 с.). Китап ХХ йөз башы әдәбияты һәм мәдәнияте тарихын берничә проблема яктылыгында карый. Беренчесе – әдәбият һәм публицистикада дөньякүләм хәлләрнең чагылышы. Тагын бер өлкә – әдәбиятта «уртак ватан», рус-татар мөнәсәбәтләре шулай ук кызыклы гомумиләштерүләргә китерә. К. Насыйри башлаган сөйләшүне 1913 елга китереп ялгый да, Мәһдиев, бу мәсьәләдәге эволюцияне «татарларның мөселманлык дигән тар калып кысаларыннан чыгып, кешеләргә мөселман яки христиан итеп түгел, бәлки халык вәкиле буларак карарга өйрәнделәр» дигән нәтиҗә ясый. Китапның өченче-дүртенче бүлекләре тулысынча архив материалларына таянып язылган. Биредә жандарм идарәсе һәм цензураның татар демократик көчләренә каршы алып барылган сәясәте, җасус-әләкчеләр, судлар һәм сөргеннәр, тоткыннар һәм төрмә очерклары кебек моңа кадәр татар укучысы күзеннән читтә кала килгән мәгълүматлар бәян ителә. Әлеге күренешләрнең татар әдәбиятында яктыртылышына тукталына.

      Әлеге зур фундаменталь хезмәтләр Мөхәммәт Мәһдиевне ХХ йөзнең беренче яртысы татар мәдәниятен колачлы, комплекслы өйрәнгән абруйлы галим, тырыш һәм киң карашлы тикшеренүче итеп танытты. Нәкъ менә М. Мәһдиев татар мәдәнияте тарихыннан иң кызык һәм кызганыч, гаҗәпләндерә һәм сөендерә алырлык сәхифәләрне татар укучысына җиткерде, нәкъ ул, милли күтәрелешнең башында торган, идеологлары булган шәхесләрнең бай рухи дөньясын, күзаллау киңлеген, максатчанлыгын һәм кешелек сыйфатларын калкытып, аларны милли тарихның түренә